ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

 Алпар авыл җирлегендә яшәүчеләргә бер яктан кызыгырга була, биредә озын гомерлеләр күп – 52 кеше 80 яшьне узып, әйбәт кенә яшәп ята әле. Әмма шул ук вакытта халыкның картаюы да бит бу, чөнки узган елда җирлектәге өч авылга нибары ике бала туган бит.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Муниципаль район советының 27 гыйнварда булган чираттан тыш утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.

Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше турында хәбәр итүчеләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе акчалата бүләк вәгъдә итә.

 Дөрес, бу аннан алдагы елгыдан 6 очракка кимрәк. Әмма шунысы бик аяныч – былтыр утта бер кеше һәлак булды. Янгыннар нәтиҗәсендә 613 мең 148 сум матди зыян килде.

  Уңыш кемгә елмая? Әлбәттә, эшчән, тырыш кешеләргә. Заман сулышын тоя белгән, гел яңалыкка омтылган тәвәккәл затларга. 


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

19нчы гыйнвар көнне Казан шәһәренең Галактионов урамындагы 3нче йортка күренекле якташыбыз, прозаик һәм шагыйрь ,Бухенвальд лагеренда фашистларга каршы хәрәкәттә катнашкан Нәби Дәүли истәлегенә мемориаль такта куелу тантанасы булып узды. Нәби Дәүли  әлеге йортның 1нче катындагы 1нче бүлмәдә 1961-1973нче елларда яшәгән.

Соңгы дүрт елда районда янгын очраклары сизелерлек кимегән.

“Спас” заказнигы инспекторлары Чуаш Борнае урта мәктәбендә ачык экология дәресе үткәрделәр.

Өч көн буена “Алинә” спорт залында билбаулы көрәш буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.


24
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

2016 елның ноябрендә “Әлки хәбәрләре” газетасында “Алпарга яңа мәчет” дигән мәкалә басылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International