Моның сәбәбе суүткәргечтәге авария булган икән. Җиңүнең 40 еллыгы урамында бер йортта суүткәргеч торба шартлаган. Төзексезлекне бетергәнче район үзәгенең бер өлеше бүген төш вакытына кадәр сусыз торды.
Бу үткән елның шул чоры дәрәҗәсендәге күрсәткеч. Ә һәр сыерга уртача тәүлеклек савым 13,7 килограмм тәшкил итә.
Киләсе атна башыннан районыбыз авылларында халык җыеннары башланачак.
Камера музыкасы, рухи җырларны яратучылар өчен район мәдәният бүлеге Раштуа бүләге ясады – мәдәният йортында Нәҗиб Шиһабов исемендәге консерватория студентлары, Казандагы Изге Варвара чиркәвенең яшьләр хоры конңерт куеп киттеләр.
“Безнең Түбән Әлморза Юхмачы авылына орынып диярлек тора. Юхмачыда интернет белән проблема юк, ә без бу уңайлыктан бөтенләй мәхрүм –дөнья пәрәвезенә чыга алмыйбыз. Түбән Әлморзада интернет кайчан булыр соң? Күпләр кабельле телевидение хакында да хыяллана. Безнең хыяллар яңа 2017 елда тормышка ашар микән?”
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек-2016” бәйгесенә нәтиҗә ясады. Республиканың ел дәвамында иң уңышлы эшләгән йөз эшмәкәре исемлегендә Әхмәт авылыннан фермер Фәнис Бакиров та бар. Шушы көннәрдә Казанда Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан икътисад министры Артем Здунов кулыннан ул җиңүче Дипломын кабул итеп алды.
Яңа ел бәйрәменә оешма-учреждениеләр территорияләрен һәм шәхси йортларны иң матур итеп бизәүгә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе игълан иткән бәйгегә йомгак ясалды.
Яңа елга ничек әзерләнүебезне бәяләү өчен районда республика комиссиясе булып китте.
Киокусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче үсмерләр кышкы урманда хәрби-гамәли уенда катнаштылар.
Озакка сузылган Яңа ел яллары халыкны шактый ялыктырган, саф һавада актив ял итү сагындырган бугай – каникул азагында “Яшь имәннәр” савыктыру лагере базасында узган чаңгы ярышына халык агылды гына.