12 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Корбан бәйрәме белән әлкилеләрне район башлыгы Александр Никошин котлады.
Татарстанның ЮХИДИ хезмәткәрләре янәдән кул радарлары файдалана башлый.
Соңгы вакытта районга югары дәрәҗәдәге кунаклар килеп кенә тора. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов та булып китте бездә, Дәүләт торак фонды җитәкчесе дә, министрлар, төрле ведомство җитәкчеләрен дә кабул иттек. Ник дисәң, сәбәбе күңелле – атна саен диярлек төзелеп я ремонтланып беткән объектлар куллануга тапшырыла бит.
12 сентябрьдә бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бәйрәм иртәсендә районыбызның 30 мәчетендә дә гает намазлары укылды.
Үтеп киткән җәй лагерьларда ял итү, күңелле сәяхәтләр, күп төрле яңалыклар күрү-белү белән балалар хәтеренә кереп калыр. Ә бер төркем малайлар-кызлар быелгы каникулда да Базарлы Матактагы Шәүкәт мәчете каршында эшләгән лагерьга йөрде. Алар биредә ял да иттеләр, дин сабагы да алдылар.
Районда оешма-предприятиеләр һәм эшмәкәрләрнең салым буенча бурычлары 10,7 миллион сум тәшкил итә.
Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшчәнлеге быел әйбәт нәтиҗә биргән: каплатылган 2720 баш сыерның барысы да әйбәт кенә бозаулаган. Алардан 2738 баш бозау алынган. Болар инде яхшы нәселле терлекләр, тешеләрен үстереп, сөтле сыер итәргә була.
Шәхси хуҗалыкларында сөт терлеге – сыер һәм кәҗә асраучыларга якын арада субсидия тарата башлаячаклар.
Үткән атнада район мөхтәсибәте җыелышы булды. Аның эшендә авыл имамнары, район башлыгы Александр Никошин, аның урынбасары Рәшит Билалов һәм Аксубай районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.