Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Иске Матак авыл җирлегендә тирә-якны чистарту буенча зур өмә үткәргәннәр.
Түбән Колчурино авылының Кыр урамында бу көннәрдә яңа су башнясы урнаштырыла.
Авыл җирендә яшәүче яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасында катнашучы, әмма моңарчы субсидия алмаган әлкилеләргә тапшырылган документларны тулыландырырга, кайберләрен яңартырга кирәк булачак.
Казан гына түгел, бөтен республика бездә үтәчәк яшь эшчеләр дөнья чемпионатына әзерләнә. Шундый дәрәҗәле ярышларны кабул иткәч, аларда үзебезне, ягъни яшь эшчеләребезнең һөнәри осталыгын лаеклы күрсәтергә тиеш бит инде. Менә шушы чемпионатка әзерлек йөзеннән узган атна ахырында башкалабызда “Яшь профессионаллар” ачые төбәк чемпионаты уздырылды. Анда Базарлы Матак һәм Югары Әлморза мәктәпләреннән укытучылары белән ике укучыбыз катнашты.
Яшүсмерләрнең сәламәтлеге чаң сугарлык хәлдәме? Малайлар-кызларны ничек илнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар итеп тәрбияләргә? Район Иҗтимагый советының ачык утырышында әнә шул проблемалар хакында җитди сөйләшү булды.
Моннан берничә ел элек Үргәгар авылына яңа кешеләр килеп төпләнә. Киргыз ягыннан икән, үзләре ниндидер уйгурлар, диннәре мөселман икән, дип бераз сагаебрак кабул итәләр бу гаиләләрне үргәгарлылар. Тора-бара күнегәләр – дөньясы әнә нинди бит, СССР дигән уртак түбәбез ишелеп төшкәч, элеккеге тугандаш республикалардан кубып, әрмәне, үзбәге, таҗигы Россиягә елыша. “Язмыш кайда гына йөртми адәм баласын”,–диешә хуҗалар. Һәм, ачык күңел күрсәтеп, уйгурларны үз араларына алалар.
Узган атнада “Алинә” универсал спорт залында бадминтон буенча Татарстан Республикасы кубогына яшүсмерләр һәм олылар арасында ярышларның өченче этабы узды. Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгы Александр Никошин, Татарстан бадминтон федерациясенең күзәтчелек советы рәисе, республиканың Хисап палатасы рәисе Алексей Демилов, бадминтон федерациясе президенты Юрий Чалыгин катнашты.
Авыл хуҗалыгы авиациясе ярдәмендә ике көннән аз гына артык вакыт эчендә “Ташбилге” отрядының 906 гектар мәйдандагы уҗым басуы минераль ашламалар белән тулысынча тукландырылды.
Быел Йолдыз поселогына дүрт чакрым озынлыкта каты түшәмәле юл салу күздә тотыла.
19 апрельдә район мәдәният йортында муниципаль район советының чираттагы утырышы була.