ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2016 ел
җомга

“Мәрхәмәтле Татарстан” шулай дип аталган проект Татарстанда инде икенче ел үткәрелә. Район оешмалары һәм учреждениеләренең үзешчән сәнгать коллективлары катнашында “Яхшылык эшлә” дигән конкурс әле тәмамланып та өлгермәде. Һәм менә үтеп баручы бу атнаны “Язгы мәрхәмәтлелек” атнасы дип атадылар.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

16 апрельдә Чуаш Кичүе мәктәбендә гомере буе физкультура укыткан Наил Мөбәракшин истәлегенә традицион волейбол ярышлары узды.

9 апрельдә безнең районда бадминтон буенча республика ярышлары булып узган иде. Шул уңайдан Чуаш Кичүе мәктәбенә Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, фәннәр кандидаты, республикада бадминтонны үстерүгә зур хезмәт куйган күренекле тренер Фәрит Вәлиев булып китте.

14 апрельдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “2015 ел иганәчесе” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

30 апрельдә  район үзәгендәге ял зоналарында “Сәламәтлек һәм ял көне” дигән исем белән бәйрәмнәр үткәрелә. Парклар һәм скверлар сезонын быел шулай тантаналы итеп башлыйлар.

Базарлы Матак мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары С.Лисенков исемендәге музейга килеп “Тукай безнең йөрәкләрдә” дигән шигырьле-җырлы кичә үткәргәннәр.

Россиядә, шул исәптән безнең республикада да 24-30 апрель көннәрендә иммунлаштыру атнасы үткәреләчәк.

Әлкилеләрнең шәхси хуҗалыкларында хәзерге вакытта 2729 баш сыер исәпләнә.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Каратэ белән шөгыльләнә генә башлаган спортчыларның Чистайда узган Татарстан беренчелегендә безнекеләр сигез беренче, биш икенче, өч өченче урын алдылар!


17
апрель, 2016 ел
якшәмбе

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 1999 елда туган малайларыбыз мини-футбол буенча Татарстан федерациясе кубогына ярышларда финалга чыктылар һәм икенче урын алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International