Татар Борнае һәм Яңа Салман гомуми белем мәктәпләре һәм Иске Чаллы балалар бакчасы ашханәләрендә Роспотребнадзорның район белгечләре ялган юл белән ясалган ашамлыкларга тап булган. Аерым алганда, болар тиешле таләпләргә җавап бирмәгән сөт һәм атланмай. Бу хакта тулырак сөйләвен сорап без Роспотребнадзорның Татарстан буенча Идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзаловка мөрәҗәгать иттек.
Март аенда районыбызда 26 бала дөньяга килгән, 12 гаилә төзелгән.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килгән.
Моннан берничә ел элек гимназия директоры Фәридә Госман кызы Яруллинага көтелмәгән, әмма гаять кызыклы тәкъдим ясыйлар – Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның җәмәгать ярдәмчесе булып эшләргә. Үзе өчен бик үк таныш булмаган эшкә зур җаваплылык хисе белән алына ул. Шулай булмыйча, хәзер бит аңа үзләрен гаделсезгә рәнҗетелгән, хокуклары кысылган дип санаган гаиләләрне дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, вазыйфалы затлар каршында якларга туры киләчәк.
Биш-ун елдан район басуларында кем эшләр? Механизаторларның уртача яше бик югары, күбесе пенсия чорына җитеп килә. Районда хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, гаилә фермалары җитәкчеләре белән язгы кыр эшләре мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә сүз әнә шул җитди проблема турында да барды. Киңәшмә эше белән район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.
Тамашачыларга район үзәге балалар бакчалары һәм балалар иҗат йорты коллективлары концерты тәкъдим ителде.
Бүген 1 апрель, язның үз хокукларыннан тулысынча файдаданып, кышкы салкыннарны, кар-бозны куып җибәрәчәк ай башлана. Һәм безгә – кешеләргә дә эш-мәшәкатьләрне өеп алып килә ул. Шуларның берсе – җиң сызганып, тирә-ягыбызны чистартырга керешәчәкбез. Республикада чисталык икеайлыгы башлана.
Яңа ел башыннан закончалыкка кертелгән үзгәрешләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларны 20 көн эчендә түләп өлгергәндә яртысын гына түләү мөмкинлеге бирә.
Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте һәм янгын часте хезмәткәрләре
социаль яктан авыр хәлдәге 10 гаилә яшәгән өйләрдә янгын чыгуны хәбәр итүче җайланмалар куйганнар.
Дөньяның әле бер, әле икенче почмагыннан шомлы хәбәрләр ишетелеп тора. Сүз Европа илләрендә булган шартлатулар турында бара. Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы куркынычсызлыкны тәэмин итүгә багышланды.