ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 апрельдә 10.00-11.30 сәгатьләрдә Салман авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында район прокуратурасы хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк.

Алпар мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Диләрә Сафина, бер-бер артлы ике фәнни-гамәли конференциядә катнашып, өченче урыннар алып кайткан.

Кече Чирмешән елгасы ярларыннан чыкса нинди саклык чаралары күрәсен, терлекләрне кая урнаштырасын алпарлылар әйбәт белә.

Приюттагы алты бала Чистайда “Раздолье” савыктыру лагеренда ял итәләр.


30
март, 2016 ел
чәршәмбе

“Бердәм Россия” партиясенең район җирле бүлекчәсенә караган 26 башлангыч оешмаларның барысында да утырышлар булып узды.

Район прокуратурасы Базарлы Матакта яшәүче Әлфия Петровага карата гаепләүне хуплады.

Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортын төзекләндерүгә Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2,1 миллион сум акча бүлеп бирде.

26-27 мартта Казанда үткән  киокусинкай буенча яшүсмерләрнең Идел буе федераль округы ярышларында безнекеләр 5 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль алып кайттылар.

Сергей Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Хузангай урта мәктәбе укучылары Әфганстан Республикасында хезмәт иткән якташларыбыз белән очрашты.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

“Үзәк Әлки” филиалында быелгы язгы кыр эшләренә басуга берничә яңа техника чыгачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International