Талибулла абый – озак еллар буе Сабантуй мәйданнарын тоткан көрәшчебез.
Бу узган елның шул чорындагыдан 12 тоннага күбрәк.
Елның икенче яртысы өчен район газетасына бүгеннән язылып кую отышлы.
Табигатьтә кыш белән яз тартышкан бер кичтә район мәдәният йорты сәхнәсендә галиҗанәп җыр – рус җыры тантана итте. Районның төрле авылларыннан җыелган үзешчәннәр рус халык җырлары һәм авторлар җырлары, романслар башкарып, музыка сөючеләргә ләззәтле минутлар бүләк иттеләр. “Рус җыры – 2016” республика бәйгесенең район туры узган бу кичәдә дистәдән артык вокал башкаручы, алты ансамбль чыгыш ясады. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар музыка астында һәм а капелла (музыкасыз) җырладылар. Жюри биш яшь категориясе буенча җиңүчеләрне билгеләде.
15-16 мартта Чирмешән эшчеләр бистәсендә “Йолдызлык-Созвездие-2016” эстрада сәнгатенең ачык телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе узды.
Түбән Әлки мәктәбе спорт залында мәктәпнең элекке укучысы Фаил Хәмәтшин истәлегенә татарча көрәш бәйгесе булды. Әлеге ярыш Фаилнең бертуган энесе Илфат инициативасы белән үтте, барлык чыгымнарны да ул үз өстенә алды.
Бу комплекслы федераль статистика тикшерүе. Ул биш елга бер мәртәбә бөтен Россия буенча үткәрелә. Әлеге тикшерү икътисадның бу тармагындагы эшчәнлекнең тулы картинасын ачыкларга мөмкинлек бирә. Мондый исәпкә алу районда 2010 елда үткәрелгән иде.
Соңгы көннәрдә һава салкынайтып җибәрсә дә, яз инде хәзер үз позицияләрен бирмәс. Кояш та көннән-көн юмартрак җылыта. Димәк, язгы ташуга да әзер булып торырга кирәк. Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең узган җомгада булган утырышында да нигездә әнә шул хакта сүз барды.
Аны укытучылары Сергей Платонов җитәкчелегендә “ОРКЕСТР” хәрби-патриотик клуб әгъзалары оештырган.
5 мартта район мәдәният йортында Әлки яшьләренең дүртенче слеты узды. Әлеге чарага төрле уку йортларында белем алучы егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Профессия алгач яшьләребезне районга кайтырга өндәү, аларны бездәге хезмәт һәм яшәү шартлары белән якыннан таныштыру форумның төп максаты булды.