“Көньяк Әлки” филиалында быел уҗым культураларына, күпьеллык үләннәргә минераль ашламаларны “Туман” агрегаты ярдәмендә дә, самолет белән дә кертергә уйлыйлар.
Яшүсмерләр арасында ел дәвамында зур нәтиҗәләргә ирешкән иң көчле өч спортчы мәгълүм булды.
25 мартта “Бердәм Россия” партиясе Бушлай юридик ярдәм көне үткәрә.
Районда алкогольле эчемлекләр сату даими контрольдә тотыла. Моның белән башкарма комитет каршында эшләп килүче ведомствоара комиссия дә шөгыльләнә. Ай саен үткәрелә комиссия утырышлары. Һәм аларда безнең кибетләрдәге аракы-шәрабләрның сыйфаты, ассортименты, аракыны законсыз сатуга каршы көрәш, аның кеше, бигрәк тә яшьләр сәламәтлегенә зыяны кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелә.
Минзәлә шәһәрендә узган республика турнирында Радмила Зәйнетдинова һәм Илназ Мәрдиев билбау көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәделәр.
Идел буе федераль округының кекусинкай каратэ буенча Ульяновскида үткән ачык турнирында Базарлы Матактан Екатерина Зинькова икенче урынны яулап кайтты.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә кунаклар булып китте – күрше Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы Аллагулово авылы мәктәбе укытучылары гимназия педагогларының балаларны компетентлы үрнәк шәхес итеп тәрбияләү тәҗрибәсе белән таныштылар.
Белем бирү учреждениеләре укучыларының республика спартакиадасы кысаларында Алексеевск эшчеләр бистәсендә үткән волейбол ярышларында бездән ике команда катнашты.
Чирмешән ярында урнашкан Иске Камка халкы язгы ташуны имин үткәрү өчен саклану чараларын алдан күреп куйган инде.
Районҗа 98 мең гектарда сөрү җире бар. Быел шуның 44,5 мең гектарында бөртеклеләр игеләчәк. Шул исәптән 10 меңгә якынында бөртек өчен кукуруз үстерү күздә тотыла. 18,5 мең гектарда – көнбагыш, рапс, соя кебек техник культуралар игелсә, 23 мең гектарга якынында азык культуралары үстереләчәк.