ЯҢАЛЫКЛАР


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Әлки районында дәүләт исәбенә куярга тиешле 23 буа бар.

 

Авылларда халык җыеннары башланды. Алар, алдагы еллардагы кебек, авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышы форматында уза. Халык белән очрашуларда  район җитәкчеләре, төрле учреждение-предприятие вәкилләре дә катнаша. Шундый утырышларның беренчесе 18 гыйнварда Ташбилге авылында үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев катнаштылар.

“Беренче чиратта без балалар сәламәтлеге турында уйларга тиеш”,–диде Президент Рөстәм Миңнеханов күптән түгел булган видеокиңәшмәдә. Әлеге чарада  республиканың шәһәр һәм авылларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү, бу җәһәттән күп балалы һәм имин булмаган гаиләләргә аеруча игътибарлы булу хакында җитди сүз барды. Социаль якланмаган гаиләләр, бигрәк тә балалар зыян күрмәсен өчен җирле хакимият гаиләләрдәге хәлләрне белеп торырга, вакытында чарасын күрергә тиеш, дип басым ясады Президент.


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

1 февральдән быелның икенче яртысы өчен район газетасына язылу башлана.


20
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның ау биләмәләрендә көзеннән җәнлекләр өчен шактый азык әзерләп куелган иде.

Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән.

Быелдан башлап торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычка шактый зур күләмдә пеня өстәлеп барачак.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Көзге чакырылыш барышында Яңа Салманнан армиягә ике Динарны озатканнар.

Түбән Әлки эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов бала-чаганы сөендереп, авыллары уртасына хоккей тартмасы алып кайтып куйган, ә җирлек советы аның тирәли яктырткыч лампалар урнаштырган.

18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә православныйларның олы дини бәйрәмнәре  Качману (Крещение) башланды. Бу төндә иң элек храмнарда гыйбадәтләр үткәрелде, аннары  елга-буалардагы сулар изгеләндерелде. Төнлә һәм көндез изгеләндерелгән бәкеләрдә коенучылар да байтак булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International