ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Район башкарма комитетының чираттагы утырышында яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүнең торышы турында сөйләштеләр.

Ел башыннан бирле штрафларын вакытында түләмәгән биш кешегә карата материаллар судка юлланган.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Иске Камка җирлеге советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларында чыгыш ясаучыларның барысы да диярлек сүзләрен: “Бергә булыйк, бердәм булыйк. Бер-беребезне  тыңлап- ишетеп эшлик”,–дип төгәлләделәр. Бердәмлекнең биредә яшәүчеләргә хас сыйфат икәнлеге аларның эшләрендә дә, тормыш рәвешләрендә дә сизелә.

Мәгълүмат чаралары Россиянең күп төбәкләрендә  грипп таралу хакында хәбәр итә. Район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина белдерүенчә, бездә бүгенгә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Шулай да кичекмәстән грипптан саклану, иммунитетны ныгыту чараларын күрергә кирәк, ди табиб.

24 гыйнварда, якшәмбе көнне, Әлки районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча  референдум булды. Анда куелган сорауларга халык уңай җавап бирде.

Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай, ике кыз дөньяга килгән.

“Ана капиталы” программасы  2018 елгача озайтылды.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бу атна башында Кошки авылыннан Валентина Исаева урам юлларын кар күмүгә зарланып шылтыраткан иде.

Быелдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сум булды.

 

Республика хәрби комиссариатының район бүлегендә 1999 елда туган үсмерләрне башлангыч хәрби исәпкә куйдылар.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International