ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Роспотребнадзорның Нурлат, Аксубай районнарында территориаль бүлеге быел эшмәкәрләр өчен һәр чәршәмбе көнне  14.00-16.00 сәгатьләрдә бердәм “Ачык ишекләр” көннәре үткәрә.

Бу якшәмбедә референдумда катнашып, 2016 елда үзара йөкләнгән салым турында карар кабул итәчәкбез. Авыл җирлекләрендә көнкүреш проблемаларының күп, ә бюджетның мөмкинлекләре чикле икәнлеге һәрберебезгә мәгълүм. Үзара йөкләнгән салымнан кергән акчалар исә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә.    

Бүгеннән  авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары үткәрелә башлый.

“Җәнлекләрне санауның кышкы маршруты” чарасы 29 февральгә кадәр дәвам итә.


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Әлеге бәйге  узган елның декабрендә игълан ителгән иде. Жюри комиссиясе конкурска йомгак ясаганда җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алачак. Шул максатта  районнардагы чыршылар өчен интернетта тавыш бирү оештырыла. Әйдәгез, без дә районыбызның үзәк чыршысы өчен тавыш бирик.

Район үзәгендә смета бәясе  128 миллион сум торган йөзү бассейны төзелә.

Былтыр Россиядә инфляция күләме 12,9 процент тәшкил иткән.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Машинадагы балалар утыргычын яшькә түгел, баланың буй һәм авырлыгына карап кулланырга кирәк. Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәреш кертергә тәкъдим итә. Гамәлдәге закон ниге­зендә 12 яшькә кадәрге балалар машинага утырганда, махсус утыргычлар һәм куркынычсызлык каешлары кулланылырга тиеш.


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Һава торышы бозылган очракта да юлларны тизрәк кардан-боздан арындыру өчен бездә бөтенесе әзер, дип хәбәр итәләр “Алексеевскдорстрой”ның район участогыннан.

Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Кристина Меликян дәүләт символикасы буенча  республика бәйгесендә икенче призлы урынны алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International