ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

25 ноябрьдә халыкка хокукый ярдәм күрсәтү  максатында  телефон “кайнар линия”се ачыла.

Әле генә каршы алган идеек төсле, бакчаң, 2015 нче ел тәмамланып та килә. Дәкабрь җитә, еллык эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт. Авыл җиренең бүгенгесе һәм киләчеге өчен бик тә  мөһим бер өлкәгә – гаилә фермаларында терлекчелек тармагы үсешенә күз салыйк әле.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Районның тагын 9 авылына заманча электр элемтәсе килде.

Үткән атнада яңа туган бәбиләр хисабына район халкы алты кешегә артты.

Әле генә каршы алган идеек төсле, бакчаң, 2015 нче ел тәмамланып та килә. Дәкабрь җитә, еллык эшкә нәтиҗәләр ясар вакыт. Авыл җиренең бүгенгесе һәм киләчеге өчен бик тә  мөһим бер өлкәгә – гаилә фермаларында терлекчелек тармагы үсешенә күз салыйк әле.

Киокусинкай-каратэ (ката) буенча Казан шәһәре беренчелегендә Иске Хурададан Даниил Яганев һәм Данила Кашкаров беренче урыннарны алдылар.


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

ЮХИДИ инспекторлары үзләре белән рейдка чыгарга тәкъдим итсә, без бишкуллап риза булабыз. Теләсә нәрсә, шул исәптән юл хәлләре турында да читтән торып фикер йөрткәнче, үз күзләрең белән күрү яхшырак бит. Ноябрьнең көз белән кыш тарткалашкан ярымкараңгы бер иртәсендә район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Рәфис Хатыйпов белән Түбән Әлки тарафына юл тоттык.

Хәзер кырларда да, торак пунктларда да кипкән үләнне яндыру тыела.

Иске Әнҗерә мәктәбе артындагы кечкенә инеш аша күпер салынды.

Узган атнада Иске Коратада үткән авыл көнендә бик күп кеше катнашкан, кунаклар да кайткан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International