ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Быел безнең район Оренбург өлкәсендә дислокацияләнгән хәрби частьне шефлыкка алды.

Базарлы Матакта 2016 елның беренче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә язылуны активлаштырасы бар әле.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты кыш алдыннан берничә өлкән яшьтәге ялгыз әбигә утын хәзерләүдә булышкан.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2016 елның беренче яртысына 100 дән артык төрдәге газета-журналларга подписка рәсмиләштерде.

«Патриот» клубына йөрүче 6 үсмер киокусинкай каратэ буенча Ульяновск өлкәсе ачык ярышларында катнаштылар.

Югары Әлморзада күп балалы гаилә өчен төзелгән яңа йортка бу көннәрдә табигый газ тоташтырылды.

Бүген район  башлыгы Александр Никошин рәислегендә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2016 елга район бюджеты беренче укылышта нигездә дефицитсыз кабул ителде. Киләсе ел бюджетының үзенчәлеге шунда – ул бары бер каледарь елга төзелгән. Бу илебез икътисадындагы билгесезлек белән бәйле.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International