ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2015 ел
сишәмбе
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 9 октябрьдә халыкны социаль яклау бүлегендә бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Узган сентябрьдә районыбызда 13 нарасый  дөньяга килгән, 11 гаилә төзелгән.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
3 октябрьдә  районыбыз мәгариф хезмәткәрләре Казанда Халыкара укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән зур тантанада катнаштылар.
Быел беренче мәртәбә районыбызның беренче сыйныф укучылары халыкара тикшерүдә катнаша.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары хәбәр итүенчә, үткән атнада 103 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән, исерек килеш машина йөртүче 3 кеше тоткарланган.
“Алинә” универсаль спорт залында бертуган Фәракшиннар истәлегенә милли көрәш бәйгесе булды.
4 октябрьдә киокусинкай каратэ буенча Димитровград шәһәре беренчелегендә районыбыз спортчылары уңышлы чыгыш ясады.
1 октябрь - Өлкәннәр көнендә районда бик күп бәйрәм чаралары уздырылды: һәр авылда, һәр предприятие, оешма һәм учреждениеләрдә диярлек әби-бабайларны я үзләренә кунакка чакырып хөрмәтләделәр, я инде тәмле күчтәнәчләр алып, ветераннарның өйләренә бардылар, тәбрикләп, җылы теләкләрен җиткерделәр.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара өлкәннәр көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы Александр Никошин котлады.
Кеше гомеренең һәр чоры үзенчә матур, ямьле: яшь чакта хыял-өметләр белән тулып яшьни-күкри ул; аннары, белем туплап, һөнәр үзләштергәч, хәленнән килгәнчә карьера баскычлары буйлап күтәрелә, мал туплый. Һәм, шулай тырыша-тырмаша яши-яши, җирдәге юлының соңгы дистанциясенә атлый. Ил-көнгә файдалы, мәгънәле тормыш белән яшәгәннәргә олы шатлык ул – картлыгыңа барып җитү, тирә-яктагыларның ихтирамлы мөнәсәбәтен тою.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International