ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Соңгы 2-3 дистә елда авылларда балалар саны бик нык кимеде. Бу беренче чиратта, урта мәктәпләр язмышында күңелсез рәвештә чагылды: укырга баласы булмагач, авыл, билгеле, мәктәпсез дә кала инде ул. Дөрес, берничә генә укучы булса да, авылның башлангыч мәктәбе ябылмый. Ә олыракларны якында урнашкан башка авыллар мәктәпләренә автобус белән йөртәргә туры килә.
Ләйлә Әхмәтшина.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр “На дорогу – без перегруза!” дип исемләнгән акция үткәрелә.
Район үзәгенең Крайнов урамын төзекләндерү һәм ямьләндерү буенча район башлыгы призларына конкурс игълан ителә.
Район үзәгендә агачлар утырту көне үткәрелде. Күп кенә коллективлар, мәктәп укытучылары һәм укучылар бу игелекле эшкә теләп кушылдылар. Базарлы Матакта шушы бер көндә 300 ләп төп юкә  агачы һәм куаклар утыртылды.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Армиядә чакырылыш буенча хезмәт итәргә тиешле егетләр өчен мөһим чор башлана.
Узган атнада юл  хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары исерек килеш машина белән идарә итүче 2 кешене тоткарлаганнар.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кайбер хезмәтләрне үз сайты аша күрсәтә хәзер.

Тикшерү нәтиҗәсендә менә нәрсә мәгълүм булды. Газ эксплуатацияләү хезмәте (РЭГС) вәкилләре Базарлы Матакта газ җиһазларын тикшерү һәм техник хезмәт күрсәтү үткәргәндә абонентның аларны өенә, газ җиһазларын карарга кертүдән баш тартуын сәбәп итеп, аңа газ бирүне туктатканнар.

Ә бит  кагыйдәләр нигезендә газ хезмәте абонентларга газ приборларын тикшерү һәм техник хезмәт күрсәтү датасы һәм вакыты турында алдан ук хәбәр итәргә тиеш иде. Әмма бу эшләнмәгән. Шулай ук абонентның газ приборларын тикшертү һәм хезмәт күрсәтүдән баш тарту фактын раслаучы мәгълүматлар да юк.

Шулай итеп,  абонентка газ бирүне туктатуның Гражданнарның коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларын тәэмин итү өчен газ җибәрү кагыйдәләрен бозып башкарылуы расланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча “Чистайгаз” ЭПУ начальнигына әлеге бозуларны бетерү һәм гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтнамә юлланды. Абонентка газ җибәрү җайга салынды.

 


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә дүрт малай дөньяга килгән.

Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.

25-26 сентябрьдә Буада милли көрәш буенча республика ярышлары узды – 1997-98 елда туганнар көч сынашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International