ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
С.М.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее Әлки районының 85 еллыгына багышлап китап чыгарды.
“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Югары Матакта гомер итүче Нина Чернованы 90 яше тулу уңаеннан өенә барып тәбрикләгәннәр, бүләк биреп сөендергәннәр.
Укытучыларның август киңәшмәләрендә, республика мәгариф системасы эшчәнлегенә бәя бирелгән һәм Бөгелмәдә үткән утырышта да, район педагогик хезмәткәрләре җыелып сөйләшкәндә дә укыту-тәрбия эшенең, бигрәк тә балаларның белеме сыйфатын күтәрү турында җитди сөйләшү булды.

9
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
13 сентябрьдә нинди дә булса җитди (уважительный) сәбәп аркасында сайлауга килә алмаган кешеләр  алдан тавыш биреп куя ала.
Чуаш Борнаенда Анатолий Тяминов фермер хуҗалыгында бәрәңге ала башладылар.
Сентябрьнең гаҗәеп кызу кояшлы көне безнең район тарихына күптән көтелгән күңелле вакыйга белән кереп калыр. Бу көнне Базарлы Матакның “Алинә” спортзалы каршында төзеләчәк бассейнның нигез ташына капсула салынды.

7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Августта яңа туган бәбиләр хисабына район халкы 12 кешегә арткан.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай, ике кыз дөньяга килгән.
Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева “Нечкәбил-2015” республика бәйгесенең ярымфиналында “Гаилә традицияләре” номинациясендә икенче урынны алды.

6
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бәйрәм арты бәйрәм, дигәндәй, әле генә республика көнен билгеләп үткән идек, үткән шимбәдә Парклар һәм скверлар көненә җыелдык. Базарлы Матакның ялларда тынып кала торган үзәге иртәдән гөр килде бу шимбәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International