ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай, ике кыз дөньяга килгән.
Балалар иҗат йорты белгече Ләлә Гыймаева “Нечкәбил-2015” республика бәйгесенең ярымфиналында “Гаилә традицияләре” номинациясендә икенче урынны алды.

6
сентябрь, 2015 ел
якшәмбе
Бәйрәм арты бәйрәм, дигәндәй, әле генә республика көнен билгеләп үткән идек, үткән шимбәдә Парклар һәм скверлар көненә җыелдык. Базарлы Матакның ялларда тынып кала торган үзәге иртәдән гөр килде бу шимбәдә.

4
сентябрь, 2015 ел
җомга
Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы – безнең ут күршебез.
Әлки җирендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен  һәм юбилейлары уңаеннан Әнәс Вәлиев һәм Фәнүзә Зиннәтуллина район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Август ае дәвамында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге спортның биш төре буенча Спартакиада үткәрделәр.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Кичә – 1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. 
Капиталь ремонттан соң яңарып, матураеп киткән Түбән Әлки мәктәбе дә  үз укучыларын кабул итте. Биредәге бәйрәм тантанасында  район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, Табигать байлыкларыннан файдалану өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та катнаштылар.
Республика көне һәм район юбилее бәйрәмнәре билгеләп үтелгән 29 августта көне буе спорт ярышлары тынып тормады.
Капиталь ремонттан соң  өр-яңа төс алган, купшыланган район мәдәният йорты тамашачыларны кабул итәргә әзерләнә.
Узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына әзерлекләре буенча районның иң яхшы мәктәпләре ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International