ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
24-25 апрель кичләрендә балалар иҗат йорты сәхнәсендә Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган  район фестиваленең гала-концерты булды.
Иртә яздан районда 26 мең гектарга якын уҗым, 4,5 мең гектар күпьеллык үләнне тукландыру бурычы куелган иде.
1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәме белән әлкилеләрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин котлады. 
Киокусинкай каратэ буенча Чистай шәһәрендә узган  республика ачык турнирында Әлки командасы беренче урынны яулады.

Үткән шимбәдә Әлки районның барлык авылларында өмәләр үткәрелде.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.
Бу көннәрдә мәктәпләрдә  дүртенче сыйныфлар укучыларының белеменә мониторинг үткәрелә.

“IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңү яулаган Әлки районы Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты

Еряпкино авылына борылган юл чатында яңа обелиск  төзелеп килә.
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Без дә бүген каләм тибрәтүче берничә райондашыбызның иҗат җимешләрен сезнең хөкемгә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International