ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Базарлы Матакта 16 күпфатирлы йорт бар. Аларда яшәүчеләр фатирларын хосусыйлаштырып бетергән диярлек, ягъни милекчеләр булып торалар. Фатирлар хуҗалары 1 нче торак милекчеләре ширкәтенә (ТМШ) берләшкән. Гомуми җыелышта ширкәтнең рәисе итеп Денис Штыковны сайлап куйдылар.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районыбызда 28 гаилә фермасы бар. Шуларның икесе белән гүзәл затларыбыз җитәкчелек итә. Нәселле кәҗәләр үрчетү һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Нина Агапова бүген районда иң уңышлы эшләүче эшмәкәрләрнең берсе дә. Тәҗрибә уртаклашу, кәҗәләр асрарга өйрәнү-киңәшләшү өчен аңа республиканың бик күп районнарыннан мөрәҗәгать итәләр.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Сугыш кырында әҗәлләр күп инде алар. Анда үзеңнеке дә шунда гына йөридер дә, күрә алмыйсың, күбрәк кешенекеләрен күрәсең.
9 Май –үзенчәлекле бәйрәм,  бу көнне шатлык кайгы белән, көлү дәү әнинең күз яшьләре белән аралаша бит. Ул саклык белән генә гаилә альбомнарын, әтисе җыйган барлык документларны алып куя, бабайның орден һәм медальләрен өстәлгә тезә. Һәм мин, сугышта гади солдат, кече сержант булган бабамның оныкчыгы,  дәү әниемнең сөйләгәннәрен тыңлыйм.
Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Украинадан Казанга күчеп килүчеләр өчен җылы оекбашлар бәйләгән.
Базарлы Матакта яшәүче Илнур Җиһаншин  берьюлы ике уллы булып куйган.
Районның  тугыз авыл җирлеге советы урнашкан биналарга янгын турында хәбәр бирә торган җайланма (ОПС) һәм сак сигналы куелды.
Бу уку елында Өлкәннәр университетындагы дәресләр “Пенсионерның саулыгы. Үз-үзеңә ярдәм күрсәтү нигезләре” курсына багышланды.
Ел саен салым органнары безне – физик затларны 30 апрельгә чаклы салым декларациясе тапшырырга кирәклеге турында кисәтәләр. Моны кемнәр эшләргә тиешле соң? Районда үткән 2014 ел өчен декларация тапшыру ничек оештырыла һәм аның нәтиҗәләре ничегрәк? Болар турында Федераль салым хезмәте районара инспекциясенең Әлки участогы баш дәүләт салым инспекторы Наталья Голубева белән сөйләштек.
1 апрельдән социаль пенсияләр 10,3 процентка артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International