ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Бу арада Апак урамнары төннәрен тагын да яктырып китте – Чокыр урамына берничә лампа өстәгәннәр.
Бәйрәм кичәсенә җыелган ханымнарның күбесе Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз һәм сугыш ветераннарының тол хатыннары иде.  Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачып җибәрде. Ул җылы котлау сүзләре белән ветеран апаларга “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырды. Бәйрәм чарасында 34 ветераныбыз әлеге олы бүләккә ия булды.
Бөек Җиңүнең олы юбилеен каршыларга әзерләнгән бу көннәрдә Апак авылында истәлекле һәм бик әһәмиятле вакыйга булды. Биредә Дан орденының тулы кавалеры Николай Пестонов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Апаклыларга герой якташларының исемен кайтару һәм истәлеген яңартуда Юхмачы мәктәбенең  Андрей Романов җитәкчелегендәге “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы бик нык ярдәм иткән.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район үзәген төзекләндерү, яңартуны Крайнов урамыннан башларга булганнар.
Инде хәбәр иткәнебезчә,  26 февральдә муниципаль район советының  чираттагы утырышы булды. Анда 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән иуниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Әлеге докладны сезгә тәкъдим итәбез.

11
март, 2015 ел
чәршәмбе
16 февральдән 7 мартка кадәр матбугатка ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән күп әлкилеләр файдаланып калган.
Аларның берсендә кеше зыян күргән. 6 мартта Кыр һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә тизлекне һәм дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә “Хендай” һәм “Фольксваген” автомобильләре бәрелешкән. “Фольксваген” йөртүчесе җәрәхәтләр алган.
8 Март бәйрәме алдыннан бирегә район үзәгеннән парикмахерлар Наташа Крайнова һәм Ирина Корнеева килеп, әбиләр һәм бабайларның чәчләрен кисеп киткәннәр. Хәйруллин хәйрия фонды вәкилләре исә интернатта тәрбияләнүчеләргә  бәйрәм күчтәнәчләре китергән. 
"Адмирал" сәүдә үзәгенең януы турында беренчеләрдән булып социаль челтәрләрдә  хәбәр таралды. Янгын сәүдә үзәгенең беренче катында чыккан. Әлегә зыян килгән гомуми мәйданның 100 квадрат метр булуы хәбәр ителә.
Базарлы Матак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча өлкәнара семинар үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International