ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2015 ел
сишәмбе
19 февральдә район үзәгендә Базарлы Матак авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышы була.

16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Узган шимбәдә башкалабызда ел дәвамында эшли торган  сәүдә мәйданчыгында райондашларыбыз авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иттеләр.
Соңгы ункөнлектә шәхси хуҗалыклар 152 тонна сөт саткан.
Район авылларында атна буе Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концертлар дәвам итте.

13
февраль, 2015 ел
җомга
Бу атнада илнең халык артисты Владимир Зельдинга 100 яшь тулды. Ул һәркемне сокландырып һәм шаккатырып әле дә сәхнәдән төшми, берничә спектакльдә рольләрен башкарып, зал тутырып тамашачы җыя.
Озын гомерле булуның сере нидә? Якташларыбыз – туксан яшенә җиткән, йөзгә якынлашкан әби-бабайлардан шул турыда сораштык.
Пенсия һәм ана капиталы рәвешендә үткән елда район халкына 778 миллион сумнан артык акча түләнгән. Соңгы биш елда пенсионерлар саны 11 кешегә артып, хәзер пенсия һәм социаль ярдәм чараларын 6442 әлкиле алып тора.
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының район туры гыйнвар аеның соңгы көннәрендә Балалар иҗат йортының актлар залында узды.
Иске Чаллы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары Яңа Чаллы һәм Иске Чаллы авылларында узды. Халык алдында җирлек башлыгы Флера Вафина хисап тотты. Быел аның әлеге авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына 30 ел икән. Шушы чор эчендә  илдә сәясәт җитмешкә борылса да, аның кыйбласы үзгәрмәде – үз карамагындагы авылларда халык өчен әһәмиятле мәсьәләләрне,  эш-мәшәкатьләрне төптән җигелеп тартучы ул.

12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иске Салман төп гомуми белем мәктәбенең “Табигать дуслары” командасы “Татарстан-яңа гасыр” телеканалы үткәрә торган “Тамчы-шоу” конкурсында җиңеп кайтты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International