Аграр көллият укучылары Казанда пауэрлифтинг буенча шәһәр беренчелегендә катнаштылар.
1997 елдан соң туган үсмерләр арасында чыгыш ясап, Шәрәфетдинова Римма көндәшләрен артта калдырды һәм беренче урынны алды. Егетләр арасында Айдар Хәкимов икенче, Илназ Фәрдиев дүртенче нәтиҗә күрсәттеләр. Аларны ярышларга Газинур Фәттахов әзерләде.
Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч, аңа кайберәүләр “авылда эш юк” дип зарланганнар иде. Ул исә “авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим” дип уенын-чынын кушып җавап бирде.
Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә әнә шуларны барлыйбыз.