ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Базарлы Матакның Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков күп еллар дәвамында балаларны  киокусикай-каратэ серләренә, ә ДЮСШ укытучысы Рәмзис Сәлахов билбау көрәшенә өйрәтә. 
Елның беренче аенда 7 туй булган, 2 гаилә таркалган, 19 райондашыбыз мәңгелеккә күчкән. Чагыштыру өчен: 2014 елның гыйнварында районда 14 бала туган, 8 гаилә төзелгән, 4 пар аерылышкан, 34 кеше вафат булган.
Югары Кәчи балалар бакчасында дүрт сабый гына тәрбияләнә икән. Бакча мөдире Мария Мулехина: “Болай аз бала белән бакчабызны озак эшләтерләрме?”–дип борчыла. Югары Кәчидә һәм Түбән Кәчидә үткән җыеннарда авыл тормышына кагылышлы башка күп мәсьәләләр дә күтәрелде. Җирлек башлыгы Михаил Елифанов башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга бурычларны бәян итте.
Узган ялларда  үк башланган көчле җилгә 2 февраль, дүшәмбе көнне бураны да кушылды. Җил тагын да куәтләнде. Буран бер көчәя, бер тына. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, штурмлы җил-буран әле ике-өч көн сакланачак, дип кисәтә.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Лисенков исемендәге район тарихын йөрәнү музеенда якташыбыз, чуаш халык шагыйре Петр Хузангай иҗатына багышланган кичә булды.
Карга районыбызның иң төзек һәм матур авылларыннан берсе. Биредә яшәүчеләр таза, мул тормышта көн күрә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе елдан-ел яхшыра бара.
Иске Әнҗерә авылында халык җыены авылдашлары Азат Мәҗитов ярдәме белән  төзекләндерелгән һәм зәвыклы итеп бизәлгән клубта үтте. Җыен барышында киң күңелле бу кешене берничә тапкыр телгә алдылар.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Бүген иртәнге җиденче яртылар тирәсендә Карга авылы янында "Ока" һәм "Калина" машиналары бәрелешә.
Иске Чаллы халкы авылдагы зират тирәсен яңарту өчен актив рәвештә акча туплый. Инде җыелган акчаның 100 мең сумына баганалар һәм тимер сетка сатып алганнар. Мәйданы 5,6 гектарлык зиратның алгы ягын буялган тимер рәшәткә белән тотарга планлаштыралар. Авылда яшәүчеләр генә түгел, бу эш турында ишеткән читтә яшәүчеләр дә үз өлешләрен кертәләр. Ә Иске Чаллыдан Исламия апа Харисова изге эшкә 12 мең сум акча биргән.

30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бу хәл узган елның 23 августында булды. Кичке сәгать унберләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә. Шул ук мәлдә әлеге хәбәр буенча ашыгыч чаралар күрелә башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International