ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының барысына да юбилей медальләре тапшырылачак.
“Каенкай” приютында тернәкләнү үтүче 15 бала Чистайдагы “Раздолье” сәламәтләндерү үзәгеннән кайттылар.
Быелның 1 гыйнварыннан ана (гаилә) капиталы, 23,6 мең сумга артып, 453 мең 26 сум тәшкил итте

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 1 гыйнварга билгеле булган мәгълүматлар сөендерә: 360 кешегә артып, хәзер без, әлкилеләр, 20 мең 30 кеше булганбыз.
Дәүләт статистикасының райондагы бүлеге бу көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләренә караган мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнә.

2014 елда  районда 59 торак йорт төзелеп, куллануга тапшырылган.

Аларның гомуми мәйданы 6653 квадрат метр. Ә Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ярты айда торак фонды тагын 7 яңа өй хисабына 717 квадрат метрга арткан.

Россия Президенты Указы белән Илнар Нуриәхмәтов Әлки районы судьясы итеп билгеләнде.
Район башкарма комитеты утырышында чыгарылыш сыйныф укучыларын бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәсьәләсе каралды. Шулай ук имтиханнарны оештыру чаралары турында да сүз булды.
Соңгы вакытта район үзәк хастаханәсенә берничә яңа белгеч кайтты.

21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Сөт тапшыручылар слетын үткәрү районда традициягә әйләнде. Балалар иҗат йортында чираттагы шундый слет булып узды. Анда индивидуаль сектордан сөт җыю буенча узган елгы эшкә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International