ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Гыйнвар аенда картлык буенча пенсияләр 24 сум 66 тиенгә артып килде.

Кайбер пенсионерлар моңа аптырап та калган икән. Чөнки 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең пенсиясе 50 сумга диярлек арткан бит. Сәбәбен белергә теләп редакциягә шылтыратучылар да булды.

Козмодемьянск шәһәрендә кекусин-каратэ буенча Мари Эль  республикасы беренчелеге үткәрелде.

Анда безнең районнан  Яков Яганев 14-15 яшьлек үсмерләр арасында икенче урын алды.

Әлки районы мәгариф хезмәткәрләре өлкән остазларын лаеклы ялга озаттылар
Кызганыч, әмма соңгы вакытта безгә банк карталарыннан акчалары югалучылар еш мөрәҗәгать итә башлады. Мондый очракларны тикшерә башлагач, шунысы ачыклана: еш кына шундый бәлага таруларында кешеләр үзләре гаепле икән бит.

20
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Якшәмбедә "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагере янында үткәрелгән чаңгы ярышларында район мәктәпләреннән 110 га якын укучы катнашты.
Бу атнада районда авыл җирлекләре советларының киңәйтелгән утырышлары башланды. Анда район җитәкчеләре, халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре дә катнаша. Әлеге җыеннар шул җирлектә яшәүчеләрнең хезмәт һәм яшәү шартларын белешү, проблемаларны уртага салып хәл итү максатында оештырыла.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ел башыннан бирле ике бәби дөньяга килгән.

Үткән атнада биредә бер үк көнне бер малай һәм бер кыз туган.

Бу ел башыннан ЮХИДИ тармагында да дәүләт пошлиналары күләме артты

ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән чираттагы  рейдка чыккач, узган ел йомгаклары турында да сөйләшеп киттек.

–Хәрәкәт иминлеген  тәэмин итү буенча даими эш алып барсак та, район юлларында хәлләр бер дә яхшырмый шул,–дип борчуын белдерде районның баш автоинспекторы Рәис Сафин.


19
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнары буенча сораулары булса, чыгарылыш сыйныфлары укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар “кайнар линия” телефонына  шылтыратып белешә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International