ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Бердәм Россия” партиясенең туган көне уңаеннан 1 декабрьдә партиянең җирле бүлекчәсе урнашкан бүлмәдә 14.00-16.00 сәгатьләрдә гражданнарны (район хакимияте бинасында) политсовет секретаре, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, штаб җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кабул итәчәк.
Узган атнада районыбызда “Җинаятьче һәм бурычлы” исеме астында профилактика акциясе үткәрелде.
Күрше Алексеевск районында угрылар төнлә бер авыл клубыннан һәм авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасыннан оештыру техникасын урлап чыканнар.

Төрле авылдан 7 бала кичә Чистай шәһәре янындагы “Раздолье” шифаханәсенә ял итәргә киттеләр.

Укучы балалар биредә укуларын да дәвам итәчәкләр, сәламәтлекләрен дә ныгытачаклар. Алар “Раздолье” да 20 декабрьгә кадәр булачак.

Пенсия фондының район идарәсендә өч гаиләгә икенче балалары туу уңаеннан ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Ясалма орлыкландырудан туган тана бозауларны сыер итеп калдыру отышлы.

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Моннан нәкъ 25 ел элек районыбызда һәрберебезнең тормыш-көнкүрешен тамырдан үзгәрткән зур вакыйга булган иде. Салкын ноябрь көнендә Базарлы Матактан аз гына читтә беренче автомат газ бүлү станциясе ачылды һәм шунда ук төзелгән оператор өенә зәңгәр ягулык бирелде.
Муниципаль район башкарма комитеты “2015-2020 елларга районда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру”  программасын раслау турындагы карар проектын әзерләде.
 Анда муниципаль район советы депутатлары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм баш бухгалтерлары чакырылган иде. Район Уставы нигезендә, халык тыңлауларында теләге булган һәр әлкиле катнаша алды.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Якшәмбе көнне Түбән Колчурино авылында яшәүче 50 яшьлек М. мунчада ис тиеп үлгән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  район күзәтчелек бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International