20 ноябрьдә полиция хезмәткәрләре район үзәгендә наркотик матдәләр кулланган ике ир-атны тоткарлаган.
Базарлы Матакта яшәүче 34 һәм 32 яшьләрдәге бу бәндәләр табиб билгеләмәсеннән башка наркотик матдә – киндер кулланган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
“Алпар” нәселле терлекләр фермасыннан ат урлаганнар.
Малның хуҗасына 60 мең сум зыян салынган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 58 очрагын ачыклаган.
Транспорт белән исерек килеш идарә иткән 3 кеше тоткарланган. Аларның берсе – Иске Алпардан, икесе – Базарлы Матактан.
Район хуҗалыклары бөртеккә үстерелгән кукуруз урагын төгәлләү алдында. Барысы 4,9 мең гектарда кукуруз суктырылды, 20 мең тоннадан артык бөртек алынды. Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә.