ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Һәр мөселманга йөкләнгән биш фарыз гамәленең берсе – Пәйгәмбәребез исеме белән бәйле Изге Мәккә-Мәдинәгә хаҗ кылу. Бу турыда күпләр хыяллана, әмма бөтен кеше дә булдыра алмый шул. Базарлы Матактагы Мидхәт мәчете имамы Ришат ага Гайсин да ерак илгә сәфәр турында күптән уйлана. Ләкин ниятен бары быел гына тормышка ашыра ул.
Һөнәри  бәйрәмнәре алдыннан районыбыз полиция хезмәткәрләре зур бүләк алдылар. 6 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенең яңа бинасы ачылды. Хәер, аны бина дип кенә атау артык тыйнак әйтү булыр иде. Район эчке эшләр бүлеге хәзер 3 мең квадрат метрдан артык мәйданны биләп тора. Шуның 1400 квадрат метрында төрле корпуслар урнашкан. Яңа объектны төзү федераль казнага 90 миллион сумга төште.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Октябрь башына районда чшәүчеләр саны гыйнвар белән чагыштырганда 299 кешегә артып, 19969 га җитте.
Төрле программаларда каралган дәүләт ярдәменә һәм үз көчләренә таянып, әлкилеләр быел 52 шәхси йорт төзеп керделәр.
Чуаш Кичүе авыл җирлегендә яшәүчеләрнең хуҗалыкларында 237 баш сыер асрала. Дүрт хәзерләүче һәр көнне 1000-1300 килограмм сөт җыеп кабул итү пунктларына илттеләр.
30 октябрьдә “Алинә” спорт залында “Яшьләр наркотикларга каршы” девизы астында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды.
Һәр оешма һәм предприятие үз эшенең осталарына таянып көн күрә. Гадәттә мондый кешеләр "мин" дип күкрәк кагып йөрмиләр, көндәлек эшләрен тыйнаклык белән, намуслары кушканча башкаралар.
Республика Эчке эшләр министрлыгының оператив сводкаларында хуҗалык итү объектларыннан, оешма һәм учреждениеләр биналарыннан милек урлау турында мәгълүматлар да җитәрлек була.
Юл һәлакәте дигәч, күз алдына бер-берсенә бәрелгән яисә юл читенә очкан, җимерелгән машиналар килеп баса. Ә бит фаҗигадә машиналы як кына түгел, җәяүлеләр дә "катнашырга" һәм зыян күрергә мөмкин.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International