ЯҢАЛЫКЛАР


31
октябрь, 2014 ел
җомга

Быелның ун аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм штрафларын вакытында түләмәгән өчен 97 райондашыбыз кабат административ җаваплылыкка тартылган.

Боларның 42 се штрафын түләп котылса, калганнарына административ арест салынган.

Кичә "Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алуга багышланган чара узды.
Алда безне берничә бәйрәм һәм озын яллар көтә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе кабул ителүгә 22 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Ә сезгә бу бәйрәмнәрнең кайсы якынрак?
Доктор Ахроров безнең хастаханәдә биш ел эшли инде. Ул – таулы-ташлы Таҗикстаннан. Шактый гомер яшәгән әлеге кеше бик кызыклы һәм гадәти булмаган язмышка ия. СССР дип аталган бөек дәүләтнең җимерелүе уңышлы табиб-анестезиолог, Дүшәмбе шәһәрендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире Ахроровның гына түгел, аның бөтен зур гаиләсенең язмышын да башка юлга борып җибәргән.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен, штрафларны һәм башка түләүләрне интернет аша башкару мөмкинлегеннән бүген әлкилеләр дә киң файдалана.
Авыл җирендә яшәүчеләрне, шул исәптән яшь белгечләрне һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программалары күп кенә әлкилеләргә яңа өйле булырга, тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте. Программа гамәлдә булган соңгы сигез елда районда 626 гаилә торак шартларын нәкъ менә аның булышлыгы белән яхшыртты.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетта ачык ишекләр көне үткәрелә. Республиканың иң абруйлы уку йортларының берсе биредә укырга теләге булган яшьләргә унивеситетның ректоры, факультетлар деканнары, укытучылар белән очрашу, аудитория һәм классларны карау, тулай торактагы тормыш белән танышу мөмкинлеге  тудыра. Бу көнне шулай ук укырга керү шартлары турында тулы мәгълүмат алып булачак.
“Бердәм Россия” партиясенең башлангыч оешмаларында бу көннәрдә җыелышлар бара.

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында балаларга өстәмә белем бирү, физкультура һәм спорт, мәдәният өлкәләрендә хезмәт күрсәтүнең торышы һәм сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов һәм район мәктәпләре директорлары катнашты.
31 ноябрь – җир, милек, транспорт салымнарын түләргә бирелгән вакытның соңгы көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International