ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
"Янган учак бер янып бетә ул" – дип  җырлый легендар "Машина времени" төркеме.Тик үз йорты тирәсендә берәү дә андый учак янганын теләмәс иде. Кызганыч, тормышта андый хәлләр дә булгалый.
Репрессия корбаннарын искә алу көненең елның нәкъ менә шушы – иң караңгы, "елак", моңсу чорына туры килүенең дә тирән бер эчке мәгънәсе бар төсле. Илебез тарихына фаҗигале һәм хурлыклы сәхифә булып кереп калган репрессия елларында бер гөнаһсыз күпме кешеләр төрмәләргә ташлана, сөргеннәргә озатыла, атып үтерелә, коточкыч газап һәм җәзаларга дучар ителә. Никадәр гаиләләр еллар буе билгесезлектә, хәсрәт һәм курку эчендә яши…
Иске Сихтермә авылында туып-үскән, бүген Базарлы Матакта гомер итүче 83 яшьлек Ольга Пимурзинаның язмышына да үзенең канлы эзен салып үтә репрессия машинасы.

Ел башыннан бирле районда ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә руль артына утырган 75 кешене тоткарлаган.

Шуларның 59 ы “права”сыннан колак каккан. Калганнарының эше җәмәгать судында карала. Салмыш йөртүчеләр гаебе белән районда 9 авария булган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу дүрткә күбрәк.

Фатир сатып алучыларның күбесе Росреестр белгече документларны теркәү өчен кабул иттеме, димәк, барысы да тәртиптә, андый-мондый күңелсезлекләр килеп чыкмаячак дип уйлыйлар һәм фатир өчен акчаны түләп куярга ашыгалар. Болай эшләү дөресме? Документлар кабул ителгәч, нинди проблемалар килеп туарга мөмкин? Болар турында Росреестр Идарәсенең район бүлеге начальнигы Альфред Хөснетдинов сөйли.
 

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
“Каенкай”  балалар приютында яшәүчеләргә узган атнада Казан кунаклары бик күп бүләк-күчтәнәчләр алып килгәннәр.

Үткән атнада Базарлы Матакта ике урлау очрагы теркәлгән.

Берәүнең өенә кереп ноутбук, кәрәзле телефон, микродулкынлы мич алып чыканнар, ә икенче хуҗалыктан бензин белән эшләүче пычкы урлаганнар.


 

 

 
Россиядә 1993-2013 елларда наркоманлыкның даими үсеше күзәтелде.
Районыбыз басуларында бөртеккә үстерелгән кукуруз гектардан уртача 48 центнер, көнбагыш 13 центнер уңыш бирә.

27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
30 октябрьдә сәгать 11 дән район хакимиятенең актлар залында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе Җәмәгать кабул итүе бүлеге эшләячәк.
“Каенкай” приютында яшәүче балалар һәм аларның тәрбиячеләре зур әзерлек белән “Көзге бал” үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International