ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бу атнада бадминтон буенча район мәктәпләре арасында ярышлар үткәрелде.
Анда Базарлы Матак мәктәбе укучылары беренче, юхмачылылар икенче урынны  яуладылар. Хлебодаровка һәм Яңа Салман мәктәпләре өченче урында.
Хәйруллин хәйрия фонды 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортына бүләкләр китерде.
Фонд шулай ук аз керемле өлкән яшьтәге әлкилеләр өчен 80 пакет бүләк әзерләгән.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 10 тоннага күбрәк. Чуаш Кичүе, Салман, Түбән Әлки авыл җирлекләре сөт тапшыру буенча алдынгылар рәтендә. Бу җирлекләрдә халык ун көндә 54 тонна сөт җитештереп саткан.
Быел район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре ялган аракы белән законсыз сату итүнең 5 очрагын фаш иткәннәр.
Ике очрак буенча гаеплеләргә карата җинаять эше кузгатылган. Калган фактларны тикшерү бара.

Корбан бәйрәме белән Фоат Вәлиев тәбрикли

Әлбәттә, укытучыларымның һәммәсен олы рәхмәт хисләре белән искә төшерәм
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. Алар барысы да олылауга, хөрмәткә лаек. Әмма барлык профессияләр арасында аерым урын алып торганы бар. Ул – укытучы. Бала күңеленә кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек орлыклары салып, аны шәхес итеп тәрбияләүче, яхшыны яманнан аерырга өйрәтүче. Бүген сүзебез әнә шул профессия вәкилләренең иң лаеклылары турында.

4
октябрь, 2014 ел
шимбә
Православныйларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсендә, Базарлы Матакта төзелүче Изге Троица чиркәвенә тагын бер гөмбәз куелды.
Бу – храмда буласы өч гөмбәзнең иң кечкенәсе.

3
октябрь, 2014 ел
җомга
Безнең сөекле әтиебез Абдулла Сәлах улы Шәрәфиев авыр, әмма матур тормыш юлы узды
Укучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) спорт комплексының йөгерү буенча нормативларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International