Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Юхмачы урта мәктәбенең тарих укытучысы Галина Лыскова һәм Алпар урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Айсылу Мәрдиева республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Кинематография системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен һәм “Татаркино” дәүләт учреждениесе төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан район кино учреждениесе директоры Фиргать Гайсин “Мәдәнияттагы казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Методист Гөлсинә Гайсинага республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Югары Әлки авылыннан биш бала анасы Гөлнәфис Минһаҗева 7 сентябрьдә “Нечкәбил” хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаиләләр республика бәйгесендә гаиләсе белән чыгыш ясаячак.
Хәзер бәйгедә катнашучылар өчен интернет аша “Нечкәбил” республика сайтында тавыш бирү бара. Әйдәгез, районыбыз данын яклап бәйгедә катнашучы Гөлнәфис ханым өчен үз тавышларыбызны бирик.
Механизаторлар көзге чәчүне 10 сентябрьгә төгәлләү нияте белән эшлиләр.
Арыш чәчү инде төгәлләнгән. 23 мең 400 гектарда планлаштырылган уҗым бодаеның да яртысы чәчелгән. Әле 1 мең гектарда тритикале чәчәсе бар. Чәчү эшләрендә хәзер 30 агрегат хезмәт куя. “Үргәгар”, “Чаллы”, “Әхмәт”, “Ташбилге” отрядларында көзге чәчү эшләренең 80 проценттан артыгы башкарылган. “Хузангай” кооперативында да бу эш уңышлы бара– биредә тәүлегенә уртача 600 гектарда чәчү үткәрәләр.