ЯҢАЛЫКЛАР


3
сентябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Быелның 14 сентябрендә, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә сез нинди дә булса нигезле сәбәп аркасында (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге режимы, дәүләт һәм җәмәгать вазыйфаларын үтәү, сәламәтлек торышы һ.б.) яшәү урыныгызда булмыйсыз һәм сайлау участогына тавыш бирергә килә алмыйсыз икән, бу очракта алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырыла. 
Бу көздә дә районыбыз вәкилләре Казанда ярминкәләр үткәрүдә катнашачак.
Шәхси хуҗалыклар ел башыннан бирле 4016 тонна сөт саткан.
Узган елның шул чоры белән чагыштырганда бу 504 тоннага күбрәк. Акчага әйләндерсәк, сыер асраучы райондашларыбыз сөт сатудан  62 миллион 296 мең сум керем алган. Салман, Чуаш Кичүе, Түбән Әлки, Алпар, Иске Чаллы авыл җирлекләре халкы – иң  күп сөт сатучылар.

2
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике кыз дөньяга килгән.

Аларның берсе – гаиләдә беренче бала. Чиябаш авылыннан Гөлфизә Әхмәтҗанова өченче баласын тапкан.

30 августта район халкы гөр килеп Республика көнен бәйрәм итте.
Карга авылында  туып-үсеп, шунда озак еллар терлекчелектә хезмәт куйган Надир Зиннәтуллин бүгенге тормышыннан бик канәгать. "Аллага шөкер, муллыкта яшибез. Тырыш кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар",–ди ул.
Җәйнең соңгы ае август туйлар ае булды – район ЗАГС бүлегендә 15 пар никахлашты.
Без Татарстанда яшәүбезгә язмышыбызга  рәхмәтлебез.

Республиканың иң көчле чаңгычылары арасында үткәрелгән кросста Борискино мәктәбе укучысы Алена Самарина зур уңышка иреште.

Ул 3000 метрга йөгерүдә 56 катнашучы арасында өченче урынны яулады. Кызны ярышларга ДЮСШ тренеры Виктор Сидоров әзерләде.

1 сентябрь – Белем көне уңаеннан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларга, укытучы-тәрбиячеләргә  һәм районның барлык халкына котлауларын җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International