ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Яңа уку елы башланыр алдыннан без үзебезнең оешмага керүче пенсионерлар белән берничә мәктәптә булып кайттык. Мәктәпләрнең заманча җиһазлануын, аларның ярдәмче хуҗалыкларында, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында мул уңыш өлгерүен күреп, өлкәннәребез ихластан сокландылар да, сөенделәр дә.
Сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү чорында  сайлау участокларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәү бик мөһим.
Узган атна дәвамында район юлларында кагыйдә бозуның 119 очрагы теркәлгән.

8
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм Иске Матак урта мәктәбе директоры Мария Чванова “Безнең иң яхшы директор” грантын оттылар.

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә  бер малай дөньяга килгән.

Ул Ташбилге авылында яшәүче Алсу һәм Илсур Ситдиковларның бишенче баласы.

Районда “Игътибар – балалар!” акциясе бара.
Үткән атнада Юхмачы урта мәктәбендә  Беслан фаҗигасенең 10 еллыгына багышланган чара булды. Ул “Экстремизмга-юк!” айлыгы кысаларында узды.

6
сентябрь, 2014 ел
шимбә
“Яшел Россия” экологик өмәсенә райондашларыбыз да кушылды.
Яңгырдан соң чыккан гөмбә кебек –нәрсәнеңдер күплеген, муллыгын аңлатырга теләгәндә әнә шундый чагыштыру китерәләр. Соңгы атнада яуган җылы мул яңгырлардан соң, әлеге гыйбарәнең хаклыгын тагын бер кат раслап, урман һәм посадкаларда дәррәү гөмбә күтәрелде. Табигатьнең әлеге тансык  нигъмәте белән сыйланырга яратучылар мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң! Үткән бәйрәм көннәрендә урман буйларын дистәләгән машиналар сырып алган иде, диделәр. Көзге урман сые белән тулы чиләк һәм кәрзиннәр күтәргән җәяүлеләр дә гадәти күренешкә әйләнде бу көннәрдә.
Район эчке эшләр бүлеге хәбәрләренә караганда, үткән атнада районда 4 урлау һәм бер кеше кыйнау очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International