ЯҢАЛЫКЛАР


14
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
АКШ һәм Көнбатыш илләренең санкцияләренә җавап йөзеннән, Россия алардан кертелә торган азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы чималыннан баш тарту хакында белдерде. Әлеге илләрдән  ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар алу туктатылачак. Россия чит илләрдән кертелгән  азык-төлектән башка яши алырмы? Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз?
Җәй инде узып бара, тиздән мәктәпләрдә кыңгырау чыңлар, балаларны сагынып беткән класслар аларның күңелле чыр-чуына күмелер. Белем көне якынлашкан бу көннәрдә минем сезгә  50 ел буе балаларга математика фәнен укыткан, әле һаман мәктәптә эшләп йөрүче дәү әнием  Людмила Ивановна Лыскова хакында сөйлисем килә.
Алексеевск юл төзү җәмгыятенең Әлки филиалы  быел  район үзәгендә һәм авылларда юллар салу һәм ремонтлау буенча бик күп эшләр башкара.
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр коллектив белән бергә Биләрдәге “Изге чишмә” тыюлыгында булганнар.
 Район санитария-эпидемиология комиссиясендә түләмә чиреннән саклану турындагы мәсьәлә каралды.
Әхмәт авылында  “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Фоат Вәлиевның сайлаучылар белән очрашуы булды. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

13
август, 2014 ел
чәршәмбе
Яңа Камка – кечкенә авыл, хәзер биредә бик аз кеше яши. Әмма авыл зиратын карап торучылар табыла әле. Өмә ясап, зираттагы карт агачларны кистек, чистарттык. Дөрес, бөтен кабер өсләрен дә мондый агачлардан арындырып булмады, туганнары рөхсәте булмаган каберләргә кагылмадык, билгеле.
Бөер авыруыннан интегеп, амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик авырулы кешеләргә дәвалану урынына барып кайту чыгымнарын каплау өчен компенсация түләнә.
Базарлы Матак катнаш азык заводында кызу эш чоры. Бүген  бирегә басулардан яңа суктырылган ашлык кайта. Төгәлрәге, элеватор кабул итмәгән югары дымлылыктагы һәм кырда турыдан-туры суктырылып орлык заводында эшкәртү узган бөртек заводка китерелә.
Җәй нинди генә җиләк-җимешләр белән сыйламый безне! Кибет-базар киштәләрендә карбыз һәм кавыннар пәйда булганга да байтак. Сүз дә юк, карбыз тәмле дә, сәламәтлек өчен файдалы да җимеш. Тик шунысы бар: ул дөрес үстерелсә, тиешенчә сакланса һәм кулланылса гына ләззәтле һәм файдалы була. Шуңа күрә "дөрес" карбызны сайлый белү мөһим. Бу җимешне сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Республика Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль контроль-инспекция бүлеге әйдәүче белгеч-эксперты Вера Макарова киңәшләренә колак салыгыз:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International