ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2014 ел
сишәмбе
Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак.

4
август, 2014 ел
дүшәмбе
30 июльдә район юлларында “Айнык йөртүче” дигән айлык башланып китте. Ул августның соңгы көненә кадәр дәвам итәчәк.
Мөгаен улларын армиягә озатканда Алпарда яшәүче Ришат белән Суфия Хисамовлар Илшатлары язмышын берничә елга хәрби хезмәт белән бәйләр дип һич уйламаганнардыр. Илшат үзе дә алдагы тормышына андый планнар кормаган булгандыр.
Киләсе атнада район укытучыларының август киңәшмәләре башлана.
Соңгы елларда халыкка медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү буенча аеруча күп эшләнә. Медицина учреждениеләре ремонтлана, яңалары төзелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Район үзәк хастаханәсенә кайткан яңа медицина җиһазлары хакында баш табиб Светлана Одушкина белән сөйләшәбез.
1 августта старт алган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясенә райондашларыбыз актив кушылды.
“Бердәм Россия” партиясе авыл җирендә спортны, мәдәниятны үстерүне иң мөһим бурычларының берсе дип саный. Бердәмроссиялеләрнең “Авыл китапханәләре” проекты кысаларында районыбыз китапханәләре дә күп санда компьютер техникасы белән тәэмин ителде.
Тарихи-мәдәни мирасны саклауга республикада менә берничә ел инде дәүләт югарылыгында игътибар бирелә. Ә соңгы вакытта шәһәрләрдәге тарихи биналарны, корылмаларны гына түгел, авыл җирендәгеләрен дә сакларга кирәклеге турында сөйли башладылар. Район башкарма комитеты утырышының көн тәртибенә исә Әлки җирендәге тарих, архитектура һәм археология һәйкәлләренең торышы турында сүз барды. 

2
август, 2014 ел
шимбә
Районыбыз басуларында бөртеклеләрнең 12867 гектарында, ягъни 34 процент мәйданда уңыш җыеп алынды

Алпар авыл җирлегендә яшәүче халык көн саен  2 тонналап сөт сата.

Җирлектә 233 шәхси хуҗалыкта 134 сыер асрыйлар. Алпарлылар печәнне мул хәзерли. Биредә бу эш әле һаман дәвам итә. Шәхси хуҗалыкларда 12 трактор, 6 мотоблок бар, чалгылар да эштән туктамый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International