ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Гадәттә авылларга  яңа юл төзелүгә халык ясалма сикертмә сорый башлый. Таба кебек шома юлдан автомобильдә югары тизлек белән йөрүчеләр күбәя шул. Әмма ясалма сикертмәлекне аерым очракларда, әйтик балалар күп йөри торган урыннарда гына эшләп була. Бу инде өстәмә финанс чыгымнарга да бәйле. Иске Кората халкы бу яктан актив булды – алар юл төзелеше барышында ук башлангыч мәктәп һәм мәдәният йорты янына ясалма сикертмә эшләүне сораганнар. Юл төзүчеләр, аларның гозерен үтәп яңа асфальтка сикертмәләр дә ясап киткәннәр.
 "Әлки хәбәрләре" газетасының 49 нчы санында "Мул һәм арзан сөт чоры" дип аталган язма сөтнең хәзерге бәясе уртача 16 сум 30 тиен дип язылган иде. Җавап ишетәсе килә, ул сумма каян килеп чыга икән? Ни өчен җәй айларында сөт бәясе бөтенләй очсызлана, кибет киштәләрендә бер дә үзгәрми?" Яңа Чаллы авылы халкы исеменнән Рузалия Бәдретдинова"

Яшь совет республикасы җитәкчеләре крестьян хуҗалыкларын күмәкләштерүгә җитди караганнар һәм барысын да вагына-төягенә чаклы уйлаган кебек булганнар. Крестьяннар күмәкләшүгә үзләре теләп кушылыр, тора-бара күмәк хуҗалыкларда кыйммәтле, әмма җитештерүчән техника барлыкка килер, дип уйлаганнар.

 

15 июльгә булган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, терлекчелек комплексларының азык утарларына 63,8 мең тонна сенаж салынган.

Чуаш Кичүе авылында яшәүче Рәмис Галиуллин үз хуҗалыгында 4 баш сыер асрый.

Агымдагы елның алты аенда 5290 килограмм сөт сатып, ул гаиләсе “янчыгына” өстәмә 74 мең сум табыш керткән.

Районда тиздән тагын бер мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе ачылып, балаларның шат тавышына күмеләчәк. Иске Матак авылында балалар бакчасы урнашачак бинада ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

15
июль, 2014 ел
сишәмбе
Ел башыннан бирле ике көпчәкле транспортны урлауның дүртенче очрагы теркәлгән инде. Ике урлау очрагы буенча район полиция хезмәткәрләре каракларның эзләренә төшкәннәр. Ә икесе әлегә ачыкланмаган. Бәла шунда: урлаучыларны кайнар эздән эләктерер идең, эшне велосипед хуҗалары тоткарлый. Алар башта үзләре эзләү белән мәшгуль булалар, бер-ике атна вакыт үткәч кенә район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәләр. Урлау очракларына транспорт ияләренең үз милегенә салкын каравы, теләсә кайда калдырып китүе дә сәбәпче икән.
Районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып “Хузангай” кооперативы игенчеләре урып-җыю эшләрен башлап җибәрделәр. Хуҗалык кырларында 7 МакДон” комбайны көзге бодайны теземнәргә сала.
Район мәктәпләре быел барысы 34,90 гектарда бәрәңге, 6,3 гектарда суган, 3,1 гектарда кишер, 2,1 гектарда кызыл чөгендер, 3,6 гектарда кәбестә үстерәләр.
Быел республикада беренче тапкыр мәктәп, балалар бакчасы, клублар, больницалар котельняларындагы җылылык казаннарын алыштыру программасы эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International