ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атнада туган бәбиләр хисабына район халкы  дүрт кешегә артты.
Мәрдегалләмовлар йортының иң түрендә – нык, матур итеп эшләнгән кое. Чыгырын әйләндереп җибәрәсе дә аста көзгедәй ялтырап яткан салкын суны чылбырдагы чиләк белән чумырып аласы…
–Бер кышны торбаларда су туңды да, җәйгә чыккач шушы коены казып куйдым. Йортта су бетеп киткән чакларда бөтен тирә-күршегә шуннан суыртып алабыз суны. Күбрәк алган саен суы чистара, әйбәтләнә генә бит аның,–ди йорт хуҗасы Замир абый.
Бу өйдә яшәүчеләрнең игелек-мәрхәмәте дә әнә шул төпсез кое кебек – кешегә кызганмыйча, чикләмичә өләшә алар аны.
 
Армия сафларында хезмәт итү – ир-егетнең  мактаулы бурычы. Күпләр солдатка зур теләк белән китәләр, намус белән хезмәт итеп кайталар. Әмма ил алдындагы изге бурычын үтәүдән тайчанучылар да бар. Андыйларны җинаять җаваплылыгы көтә.
Җәйге яллар башлануга Базарлы Матак мәктәбе лагерында ял итүче балалар өчен “Куркынычсыз каникуллар” дигән чара үткәрелде.

20 июньдә районга Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Эдуард Вафин киләчәк. Ул пенсия тәэминаты һәм пенсия закончалыгы мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк. Алдан язылып кую өчен 21-7-05 телефонына шылтыратырга була.


 

 

 
14 июньдә Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены” була.

5
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Газетаның үткән санында районыбызда "Тәмәке тартуны ташла – сәламәтлегеңне кайтар" акциясенең старт алуы хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге кампания 31 майдан 31 августкача дәвам итә. Ул  йөрәк-кан тамырлары авырулары кичергән пациентларга ярдәм итүгә, тәмәке тарту белән бәйле өзлегүләрдән саклауга юнәлтелгән.
Гомумбелем мәктәпләре укучылары арасында әлеге бәйге ике номинация буенча үтә.
Мал-туарны махсус урында гына чалу турындагы таләпләр шәхси хуҗалыкларга кагылмый.
Район авыл җирлекләре башкарма комитетларына җирле мәсьәләләрне хәл итүгә үзара салымнары өчен дәүләттән 2 миллион 534 мең сум субсидия килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International