ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2014 ел
чәршәмбе
–Сабан туена кайтыгыз! 
–Сабан туенда очрашырбыз!
–Сабантуйларны күрергә насыйп булсын!
Әнә шулай, ел буе әзерләнеп, сагынып көтеп ала безнең халык яраткан бәйрәмен. Үзе борынгы, үзе мәңге яшь, җыр-биюле, уен-ярышлы, мең төрле бизәкле ул хезмәт сөючән һәм кунакчыл татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән милли бәйрәме Сабантуй.
Сабантуй бәйрәмендә "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге секретаре – район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Карамалы авылы клубына өстәл теннисы алырга сертификат тапшырды.

10
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Балалар тәрбияләүдәге һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен Татар Суксуы авылында яшәүче биш бала анасы Рәфидә Абдуллина Татарстанның “Ана даны – Материнская слава” медале белән бүләкләнде.

2014 елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара. Әлкилеләр 13284 данә газета-җурналга язылганнар. Шуның 5982се – “Әлки хәбәрләре” район газетасы. Әлегә матбугатка язылып өлгермәүчеләргә ашыга төшәргә киңәш итәбез. Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр. Газета-журналларга почтальоннар аша да язылырга була.


 

 

 
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә нәтиҗәле, уңышлы  эшләүләре өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан районыбызның берничә социаль хезмәткәре Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинның Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
27 июньдә чираттагы Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең элекке урынбасары Ришат Хәлиуллинга, “Восток Зернопродукт” ЯАҖ отряд начальнигы булып эшләгән Рафаил Ибәтуллинга һәм якташыбыз, “Татмелиорация” ААҖ траст компаниясе баш бухгалтеры Мансур Нотфуллинга “Әлки муниципаль районының мактаулы гражданы” исеме бирелде.
Төркиягә ялга баргач анда теплицаларның бик күп булуына гаҗәпләнгән идем. Ел әйләнәсе диярлек җәй, җылы климат хөкем сөргән җирдә дә теплицалар кирәк икән ич. Димәк, безнең якта теплицадан башка җәй әйләнәсе авыз тутырып яшелчә, җиләк-җимеш ашарга да юк. Башта 10 июньгә чаклы кырау төшү куркынычы яный. Ике ай үтүгә, янә августта кыраулар булуы ихтимал. Безнең климат зонасында бакчаңда теплицасыз яшелчәдән мул уңыш күрергә юк икән. Бигрәк тә иртә җәйдән, яшелчәне тансык вакытында авыз итим дисәң.
Сабантуйның иркен мәйданында һәркем үзе теләгәнчә күңел ачты, чөнки мөмкинлекләр күп төрле иде. Менә трибуналардан ерак түгел балалар өчен аттракционнар, зур боҗрага киереп тарттырылган батутта кечкенәләр сикерешә (үзебез бала чакта әни күрмәгәндә энем белән караватта сикерүләребез искә төште). Янәшәдә һава тутырып ясалган биек тау. Шуннан шуып рәхәтләнде инде бала-чага!

9
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атнада район юлларында 93 кагыйдә бозу теркәлде, шуларның берсе – машина белән исерек килеш идарә итү. 3 июльдә булган авариядә 1 кеше зыян күргән. 56 кеше алданрак салынган штрафларын вакытында түләмән өчен кабат җавапка тартылган, аларның унысы – июнь аенда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International