ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Иске Салман мәктәбе укучылары янына авыл китапханәчесе Гөлнур Гарипова килеп, батырлык дәресе үткәргән.
Чистайда 1999 елда һәм аннан соң туган үсмерләр арасында бокс буенча бөтенроссия турниры үткәрелде.

 

Анда катнашып, Кирилл Зинкин көмеш, Руслан Феоктистов һәм Али Капуров бронза медальләр алып кайттылар.

Район җыелма командасы ирекле көрәш буенча Алексеевск эшчеләр поселогында узган республика бәйгесендә катнашты.

 

Әхмәттән Алмаз Яһудин, Булат Мөхәммәтшин үз авырлыкларында өченче урыннарны алуга ирештеләр. Аларның тренерлары Рәмзис Сәлахов.

“Әхмәт” отрядында язгы чәчү зур ватылу белән башланды. Куәтле “Морис” тракторы терлек азыгы катнашмасы чәчүдә бер генә көн эшләп калды – тизлек тартмасы таралды.
Иске Камка почта бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сәлахова һәр гаиләне “Әлки хәбәрләре” газетасына яздырырга өлгергән.
Басуларда язгы кыр эшләре гөрләп бара. “Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятенең «Үзәк Әлки» филиалында җанлылык аеруча сизелә.

5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Узган ел телевизор программаларын цифрлы форматта карау мөмкинлеге тууны әлкилеләр хуплап каршы алды.
Ай дәвамында 7 пар туй итте, 3 гаилә аерылышты, 22 әлкиле тормыш белән хушлашты. Ел башыннан бирле исә 67 нарасый дөньяга аваз салды, 109 кеше үлде, 28 никах, 12 аерылышу теркәлде.

1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Республика хәрби комиссарының Мактау грамотасына һәм бик шәп  Цифрлы фотоаппаратка Илнар “Әфгансан – батырлык урыны” дигән республика конкурсында җиңеп лаек булды.

 

Ташбилге, Хлебодаровка, Салман, Тахтала, Үргәгар отрядлары игенчеләре көнбагыш, арпа, солы, борчак чәчәләр. . Ә хузангайлылар бүген борчак, кукуруз, көнбагыш чәчәргә төшә. Оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, уҗым мәйданнарына тулысынча, күпьеллык үлән басуларының 91 процентына ашлама кертелгән. Күпьеллык үләннәрне тырмалау ахырына якынлаша. 7,1 мең гектарда уҗымнарны, 27,2 мең гектарда туңга сөрелгән мәйданнарны  тырмалау үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International