ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
1 Май – Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлкилеләрне 1 Май һәм Бөек Җиңү бәйрәмнәре белән котлады.
Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Ташкыннар” халык театры тамашачыларга Наил Гаетбаев әсәре буенча эшләнгән “Әстәгъфирулла” спектакле премьерасын күрсәтте.

“Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм волонтерлар хастаханәдә дәваланучы ветераннар янында булдылар.

 


29
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Иске Матак авылыннан Мария Чванова пенсионерлар арасында компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесендә җиңүче булды.
26 апрель республикада “Урман утырту көне” буларак билгеләп үтелде. Әлеге акция бездә алдагы көнне үк башланып китте. Ике көндә барысы 20 меңгә якын агач үсентесе утыртылды.
Арча шәһәрендә узган “Яшь йөртүче –2014” республика бәйгесендә катнашып, Түбән Әлки мәктәбе укучылары Айрат Мөхәммәтшин, Сиринә Сираҗева, Марат Исхаков алдынгы урыннарны алдылар.
Районда “Бердәм Россия” партиясе көне үткәрелде. Партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, Россия Дәүләт Думасы, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, министрлар урынбасарлары, РФ Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, башка республика оешма һәм учреждениеләре белгечләре, районга килеп, берьюлы берничә мәйданчыкта әлкилеләр белән очрашулар үткәрделәр. Алар “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан башкарыла торган эшләр, гамәлгә ашырылучы проектлар турында сөйләделәр, очрашуларда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.
Дәүләткә үпкәләрлегебез юк – мәгарифне үстерүгә бик зур суммалар тотыла. Мәктәпләр төзү һәм ремонтлаудан тотынып, укытучыларның хезмәт хакларын арттыру, аларны төрле грантлар белән үсендерүгә кадәр ел саен миллионнар тотыла. Мәгарифне дәүләтебезнең “сөекле баласы” дип атасак та була. Ә менә ул “бала” үзе канәгатьме? Шундый кайгыртуга аның җавабы нинди? “Бердәм Россия” көнендә район педагоглары Хураданың өр-яңа мәдәният үзәгенә җыелап, Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм мәгариф министры урынбасары Данил Мостафин белән шул турыда сөйләштеләр.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Чернобыль… Украинаның яшеллеккә, җиләк-җимеш бакчаларына күмелеп утырган җәннәт почмагыдай бер шәһәрчеге була ул. Ә бүген бу атама кешелекнең өнен алган коточкыч сүзгә әйләнде. 28 ел элек егерменче гасырның иң зур катастрофасы –Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче блогындагы шартлау турындагы хәбәр бөтен планетага яңгырады. Әлеге фаҗига дистәләрчә мең кешеләрнең гомерен алып китте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International