ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
Районыбыз пенсионерлары компьютерда эшләү осталыгы буенча республика бәйгесенең беренче этабында катнаштылар.

7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Базарлы Матакның Маклашовка өлешендә яшәүчеләр гаҗәеп манзара күзәткәннәр: төнге күктә башта хәрәкәтчән нокта булып, аннары зурая барып аңлаешсыз очкыч барлыкка килгән. Ул тора-бара фантастик кинолардагы космик очучы тәлинкә формасын алган, төрле төстәге утларын кабызып, аны күзәтергә чыккан дистәгә якын матаклылар күзалдында дүрт тапкыр күкне иңләгән. Аннары көнбатышка таба китеп барган. Шуннан соң гына “тамашачылар” НЛО ның үзе генә түгел икәнен күргәннәр – беренче “тәлинкә” артыннан икенчесе дә кузгалган.
Әлеге аварияләрдә бер кеше зыян күргән, һәм автомашиналар зарарланган. Атна дәвамында ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 очрагын ачыклаган. Ә фото һәм видеофиксация приборлары 604 кагыйдә бозу фактын “теркәгән”.
Бензин бәяләре аз-азлап һаман артып тора. Менә апрель башыннан заправкалар янә ягулык сату бәяләрен яңартып куйганнар. Район үзәгенең Кояшлы урамында урнашкан ягулык салу станциясендә 95ле бензинның литры хәзер 32 сум 90 тиен, 92 лесе – 30 сум, 80 ле – 27 сум 70 тиен, дизель ягулыгы 31 сум 50 тиен тора. Базарлы Матак элеваторы каршындагы һәм Апак авылы янындагы ягулык салу станцияләрендә 95 ле бензин – 33 сум, 92 ле – 30 сум 10 тиен, 80 ле – 27 сум 70 тиен, солярка 32 сум 50 тиен тәшкил итә.
Россельхознадзор идарәсенең Татарстан Республикасы җир күзәтчелеге бүлеге җирлекләр составындагы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир участокларына һәм авыл хуҗалыгы җирләренә контрольлек итә.
Хроник бөер авыруыннан амбулаториядә гемодиализ дәвасы алучыларга, онкологик чирдән хастаханәгә йөреп дәваланучыларга, әгәр җан башына уртача керемнәре икеләтелгән яшәү минимумыннан түбән булса (хәзерге вакытта 6278 сум), юл йөрү чыгымнары компенсацияләнә.

Бу компенсацияне алу өчен социаль яклау бүлегендәге матди ярдәм бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Хузангай” кооперативы механизаторлары “Туман” агрегаты ярдәмендә уҗымнарны ашлый башладылар.

4
апрель, 2014 ел
җомга
24 марттан 3 апрельгә кадәр ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм фельдшерлары 243 мәртәбә урынга барып авыруларга тәҗел ярдәм күрсәттеләр.
Бу суммага авылдагы ике катлы йортлар тирәләренә 4 метр киңлектәге вак таш җәелгән юллар төзеләчәк.
1996 елның августында Чечня республикасындагы бәрелешләрдә һәлак булган якташыбыз – Түбән Әлки егете Рамил Шәйхетдинов истәлегенә “Алинә” спорт залында бокс туриниры үткәрелде. Анда Әлки, Чистай, Алексеевск районнарыннан, Кама Аланыннан, Казаннан үсмерләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International