ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2014 ел
сишәмбе
Россия Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк. Безнең районнан кырыклап егет хәрби бурычын үтәп кайтырга дип армия сафларына китәчәк.

24
март, 2014 ел
дүшәмбе
2 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев район халкын кабул итәчәк.
Кабул итү район хакимияте бинасында (Базарлы Матак, С.Крайнов ур.,58) була, сәгать 10 да башлана.

21
март, 2014 ел
җомга
Терлекчелектәге ике айлык нәтиҗәләр буенча, әлкилеләр узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк сөт сата.
«Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы башланды.
Райондагы автомобиль трассаларында 303 су торбасы бар. "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы егетләре аларны тулысынча кардан чистартып, ташуларга әзерлек чарасын күрделәр.
2006 елның 2 маенда кабул ителгән "РФ гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59-ФЗ санлы Федераль законны үтәп, район прокуратурасы хезмәткәрләре авылларга барып төрле сораулар буенча халыкны кабул итәләр. Прокуратура хезмәткәрләре авыл җирлекләре советлары биналарында 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә кабул итәчәк.
Базарлы Матакның Крайнов урамына куелган фотовидеофиксация җайланмасы бер көн эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 160 очрагын теркәгән.
Әлеге мәйданнарның зур өлешен бөртекле культуралар һәм бөртеккә кукуруз, көнбагыш, терлек азыгы алып торачак. Кырларны тукландыру өчен хуҗалыкларга 2400 тонна ашлама кайтарылды. Елдагыча  агрочараларны башкаруга республикадан  субсидия дә бирелә башлады. Әлеге акчалар ашламалар сатып алуга, сөтчелек һәм терлекчелек тармакларын үстерүгә тотылачак.
Туберкулездан ел саен миллионлаган кеше һәлак була. Бу мәкерле чир планетаның күпчелек өлешендә корбаннары саны буенча йогышлы авырулар арасында "лидер" булып кала.

Туберкулез безнең район өчен актуаль мәсьәләме? Аның белән авыручылар бездә бармы? Бу турыда без «Роспотребнадзор» идарәсенең төбәк бүлеге начальнигы урынбасары Алмаз Абзалов белән сөйләштек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International