ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бездә һәм күрше районнарда ат урлау белән кәсеп иткән җинаятьчел төркемгә хөкем карары чыгарылды.
“Хузангай” кооперативы рәисе Евгений Чугунов Татарстан делегациясе составында Германиягә китте.
“Үзәк Әлки” филиалы өчен минераль ашламаны Ташбилге базасына ташый башладылар. Бирегә барысы 847 тонна минераль ашлама кайтарылачак. Әлеге ашлама белән иртә яздан самолетлар ярдәмендә басуларны тукландырырга исәплиләр. “Көнчыгыш Әлки” һәм Көньяк Әлки” филиалларында да яңа ашлама кабул итүгә складлар әзерләнгән. Тиздән Әлмәт шәһәре тимер юл станциясеннән ашламаны әлеге филиаллар отрядларына да кайтара башлыйлар.

12
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты бу көннәрдә авыл хуҗалыгының иң уңган эшчеләренә төрле ял йортларына юлламалар тапшырды.
Моннан берничә ел элек Яңа Салман мәктәбен тәмамлаган Салахов Әмир Казанда яши, ул шактый уңышлы эшмәкәр.
Сочида ХХII кышкы олимпиада ачылуны көткән көннәрнең берсендә үзебезнең "Алинә" универсаль спорт залында "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призларына татар-башкорт милли көрәш бәйгесе булып үтте. Анда, район мәктәпләре  укучылары, авыл яшьләреннән тыш, Норлат, Чирмешән, Лаеш көрәшчеләре дә көч сынашты. Көне буе дәвам иткән  ярышларда 180 көрәшче бил алышты. Районыбыз җыелма командасы бәйгедә җиңү яулады.
“Граҗданнарны пенсияләр һәм социаль түләүләр белән тәэмин итүгә кагылышлы барлык дәүләт йөкләмәләрен тулысынча һәм законда күрсәтелгән вакытларда югары сыйфатлы итеп үтәдек. 6405 пенсионерга пособиеләр һәм башка түләүләрне өзлексез җиткереп тордык,”– диде Пенсия фонды идарәсенең отчет җыелышында аның җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина.
Мәскәү мәктәпләренең берсендә 10 нчы сыйныф укучысының укытучысын һәм полиция хезмәткәрен атып үтерүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ә безнең мәктәпләргә теләсә кем корал тотып үтә аламы? Ул-бу була калса саклану чаралары ничек үтәлә?

11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә биш бала дөньяга килде.
Иске Матак мәктәбе укучысы Антон Леонтьев һәм Базарлы Матак гимназиясеннән Диана Нигъмәтуллина абруйлы премиягә ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International