ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2014 ел
сишәмбе
Уенчыкларны бакчага Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе, Хәйруллин Хәйрия фонды директоры Ирина Волостнова тапшырды.

10
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Әмма авыл җирлекләре башкарма комитетлары урамнарны яктырту эшләрен кичектерергә уйламыйлар. Бу көннәрдә баганаларга кую өчен яктырткыч лампалар, электрүткәргечләр, фотореле кебек материаллар күпләп сатып алынган. Бер үк вакытта электрга тоташу документларын әзерләү актив башкарыла. Әле яктырырга өлгермәгән авыл урамнары да якын көннәрдә кичләрен балкып торыр.
“Колос” кинотеатрында балаларга Ленинград камалышы турында фильм күрсәтелде.
 Быел юл хәрәкәтләре кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны түләмәгән 20 кешене ачыклаганнар ЮХИДИ хезмәткәрләре.

«Татарстан  кинематографистлары һәм прокатчылары өчен 2014 ел мәдәният елы гына булып калмаячак. Быел «Татаркино» оешканга 90 ел, халыкара мөселман кинофестивале үткәрә башлауга 10 ел тула, шуның өстенә Казаныбыз 10 ел буе төрки халыклар мәдәнияты башкаласы исемен йөртәчәк. Билгеле, болар барысы да бергә –кино төшерүгә һәм аны халыкка җиткерүгә мөнәсәбәте булучыларга зур эшләр йөкли». Бу сүзләрне «Татаркино» дәүләт киноучреждениесе директоры Владимир Батраков Татарстан районнарының кино учреждениеләре җитәкчеләре һәм методистларының семинар-киңәшмәсендә әйтте.

 


8
февраль, 2014 ел
шимбә
“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте бу көннәрдә җәйге сезонда эшләү өчен материаллар туплау белән мәшгуль.
Район укытучыларының “Әлки” волейбол командасы зур җиңү  белән сөендерде.
Кошки авылында узган җыенда бүген халыкны борчыган байтак мәсьәләләр хакында сүз булды. Хәер, уңай үзгәрешләр дә бихисап биредә.
Сихтермә-Хузангай авылы янында Ата елгасы аша яңа күпер төзелә башлады. Тимер-бетон күпер төзелешен "Мостовик" җәмгыяте башкара.
Базарлы Матакның “Алинә” универсаль спорт залында  зур чара – районның II студент  яшьләр слеты булып үтте. Анда югары һәм махсус урта уку йортларында белем алучы егет-кызлар, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныфлары укучылары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International