ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Яңа елның беренче ае тәмамланып бара. Шушы вакыт эчендә район юлларында 9 автомобиль йөртүче руль артында исерек килеш тоткарланган.

29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Түбән Әлки кызы, шәфкать туташы Резидә Сафина “Ел хатын-кызы” конкурсының Лениногорск шәһәрендә үткән зона бәйгесендә беренчелекне яулады.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында волейбол буенча район чемпионаты җиңүчеләрне ачыклау буенча хәлиткеч уеннарга якынлашты.
Соңгы атнада кыш безне каты суыклары белән сынады. Алдагы көннәрдә дә көчле салкыннар көтә, дип кисәтә метеорологлар.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
25 нче гыйвар көнне “Алинә” универсаль спорт залында Базарлы Матак авыл җирлегенең призына, өстәл теннисы буенча, район беренчелеге булып узды.
Метеорологлар кисәтә: алдагы көннәрдә безне көчле салкыннар көтә. 28-31 гыйнвар көннәрендә температура түбән төшүен дәвам итәчәк.
Туган як тарихын йөрәнүчеләр архивта сакланучы колхоз-совхоз документларына еш мөрәҗәгать итәләр.
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов әйтүенчә, 2013 елда исерек килеш җәмәгать урыннарында тәртипсезлекләр эшләгән 434 әлкилене җавапка тартканнар. Бу күрсәткеч шунысы белән игътибарга лаек: алдагы елда ул 200 кешегә күбрәк булган

25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Спорт һәм физик тәрбия эшчәнлеген дәрестән тыш оештыру буенча республика бәйгесендә безнең район укытучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
7 февральдә махсус урта һәм югары белем учреждениеләрендә укучы студент яшьләрнең район слеты үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International