18 декабрь көнне Үргәагар авыл мәдәният йортында авыл балалары өчен «Без яңа елны көтәбез» дип исемләнгән рәсем сәгате үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
Начар метеорологик күренешләр: 19 декабрьдә көнбатыш районнардан башлап кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр, урыны белән көчле. Урыны белән буран, томан, бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә.
17 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге белән берлектә “Сөт җитештерү уңышына ирешүдәге 5 адым” темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чара Әлки районы “Каргалы” терлекчелек комплексы базасында (“Красный Восток» агрохолдингы” АҖ) сөт терлекчелеге өлкәсендәге әйдәүче экспертларны җәлеп итеп үткәрелде.
17 декабрьдә өченче чакырылыш муниципаль район советының утыз өченче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаев катнашты.
Чуаш Кичүе урта мәктәбенең 5-10 сыйныф укучылары Халыкара иреклеләр көне кысаларында «Игелекле дәресләр» республика акциясенә кушылдылар. Балалар «Киләчәк волонтерлары» фильмын, шулай ук төрле волонтерлык төркемнәрендә катнашучы чыгарылыш сыйныф укучыларының видеоклипларын карадылар, соңыннан фильмның эчтәлеге турында фикер алыштылар һәм анкета сорауларына җавап бирделәр. Өлкән балалар дәрес барышында үз челтәрләрендә фотолар урнаштырдылар һәм киләчәк волонтерлары сайтында онлайн-сораштыру уздылар.
13 декабрь көнне район психологик-педагогик хезмәт белгечләре Хузангай урта мәктәбенә бардылар. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнү буенча тәрбиягә бала алган гаиләләр балалары белән эш алып барылды, шулай ук балаларга психологик ярдәм күрсәтү өчен җаваплы педагоглар белән консультатив әңгәмә үткәрелде.
12 декабрь көнне Казан шәһәрендә "Гражданлык формалаштыруда гаилә һәм мәктәпнең тәрбия потенциалын берләштерү"дигән республика форумы булып узды. Форумда тәрбия эшләре буенча җитәкче урынбасары, балалар хәрәкәте кураторы, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар катнашты.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2019 елның 18 декабрендә төнлә һәм көндез урыны белән бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында киңәйтелгән йомгаклау утырышы узды.Чара кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров ведомство оешканнан көннән башлап 10 ел эчендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде, шулай ук узып баручы 2019 елга йомгак ясады.