ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

2019 нчы елның 13 нче декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков туган якны өйрәнү музее " хезмәткәрләре тарихи-мәдәни музейда  "Музей базары - 2019" исемле Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашты.

Күргәзмәдә «Алып-батыр» сувенир продукциясе, «Музей заллары һәм экспонатлары сурәтләнгән календарьлар җыелмасы» һәм башка сувенирлар тәкъдим ителде.

Юхмачы мәдәният йорты үзешчәннәре Аппак авылында «Халык иҗаты чишмәләре» район үзешчән сәнгать смотр-конкурсы кысаларында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

2019 елның 12 декабрендә, РФ Конституциясе көнендә, Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында, Әлки муниципаль районында ТР Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Тимур Гыйләҗев гражданнарны кабул итте

2019 елның 12 декабрендә Әлки муниципаль районы эшкуарлары белән очрашуда «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы»берлегенең яңа мөмкинлекләрен тәкъдир итү булды.Анда Стратегик үсеш буенча рәис урынбасары Елена Агеева, рәис киңәшчесе, Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры Марат Әхмәтов, район башлыгы Александр Никошин, район эшмәкәрләре катнашты.

2019 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков туган якны өйрәнү музее "нең археология залында Әлки районы Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән тарих дәресе узды.  

"Конституция-илнең Төп законы " - шундый исем астында Иске Тактала авыл клубында уен элементлары, сканворд чишү белән Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган тематик чара узды.

Каракүл мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны «Россиядә яшәвем белән горурланам»викторинасына чакырдылар. Чара барышында балалар Россия конституцион хокук тарихы һәм гамәлдәге Конституциянең үзенчәлекләре турында бик күп яңалыклар белделәр.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

“Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы” исемлеге мәгълүм булды. Әлеге исемлектә безнең районнан 10 механизатор бар. Быелгы уракта бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән бу игенчеләребез саллы бүләкләр алачак.

Районда бүген «Тоннель " профилактик операциясе үткәрелде. ЮХИДИ хезмәткәрләре 57 транспорт чарасын тикшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International