Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының "С.М. Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее"хезмәткәрләре "Музей базары - 2019" исемле Яңа ел бүләкләре ярминкәсендә катнашты.
Пенсия фондын алыштыру турындагы карарны декабрь ахырына кадәр үзгәртергә мөмкин
12 декабрь көнне Базарлы Матак авылы Үзәк паркында Россия Конституциясе көненә багышланган тантаналы чара узды.
Аппак мәдәният йортында "Без коррупциягә каршы"дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде. Чара барышында коррупция төшенчәсе, аның чишмә башы, төрләре ачыкланды. Коррупция формалары, хәзерге дөньяда намуслылык тәрбияләү, җәмгыять тормышында төрле өлкәләрдә аның чагылышы турында фикер алыштылар.
9 декабрь көнне Базарлы Матак авылы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Тукта коррупция!" дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара оешма белгечләре өчен үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында, видеороликлар карау формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Кунаклар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен белдерделәр.
Чара ахырында Әлки муниципаль районы Башлыгы ярдәмчесе коррупцион күренешләр белән бәйле ситуацияне мисал итеп китерде, анда кунаклар бу хәлләр буенча үз фикерләрен әйттеләр.
Бу атнада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел инженеры – 2019» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың иң яхшы инженерлары арасында – аграр тармак белгечләре.
Росреестр тарафыннан, Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган, «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.
Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.
Түбән Колчура авыл клубында балалар белән «Без коррупциягә каршы»дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Тематик сәгать " Коррупция-явызлык»
Бүген, 12 декабрьдә, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин гражданнарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итүен үткәрде Гражданнарны кабул итүгә район Башлыгына 2 кеше мөрәҗәгать итте. Тәҗрибә күрсәткәнчә, торак мәсьәләләре, республиканың югары уку йортларында максатчан укыту аеруча актуаль мәсьәләләр булып кала. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләп бетерүне таләп иткән мәсьәләләр буенча - Структур бүлекчәләр урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.